АЛТМЫШ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ
Еһошафат Йәһвәгә өметләнә
КЕМ рәсемдә күрсәтелгән кешеләр, һәм алар нәрсә эшли? Син беләсеңме? Алар сугышка бара, ә алдан баручы ир-атлар җырлый. «Ни өчен соң җырлаучыларның кылычлары һәм сөңгеләре юк?» — дип сорарсың син. Әйдә, моны белик.
Исраилнең ике буынлы патшалыгы белән Еһошафат идарә итә. Ул вакытта Аһаб белән аның хатыны Изебел яши. Аһаб — ун буынлы төньяк патшалыкның патшасы. Еһошафат — әтисе Аса кебек, яхшы патша. Шуңа күрә ике буынлы көньяк патшалыгының халкы күп еллар бәхетле яши.
Ләкин бер вакыйга халыкны куркуга сала. Хәбәр китерүче кешеләр Еһошафатка болай ди: «Моав, Аммон иленнән һәм Сеир тавыннан синең белән сугышырга бик зур армия килә». Күп кенә исраиллеләр Йәһвәдән ярдәм сорарга дип Иерусалимга килә. Алар гыйбадәтханәгә баралар. Анда Еһошафат дога кыла: «И, Йәһвә Аллаһыбыз, без нәрсә эшләргә икәнен белмибез. Без бу бик зур армия алдында көчсез. Без синнән ярдәм көтәбез».
Йәһвә аларны ишетә һәм үзенең бер хезмәтчесенә халыкка болай дип әйтергә куша: «Бу сезнең сугышыгыз түгел, ә Аллаһыныкы. Сезгә сугышырга кирәк булмаячак. Йәһвәнең сезне коткаруын сез карап кына торырсыз».
Икенче көнне Еһошафат халыкны чакырып ала да: «Йәһвәгә өметләнегез!» — ди. Шуннан соң ул армия башына җырчыларны куя, һәм алар барганда Йәһвәне данлап җырлар җырлыйлар. Алар сугыш кырына якынлашкач, беләсеңме нәрсә була? Йәһвә дошман сугышчыларын бер-берсенә каршы күтәрә. Исраиллеләр сугыш кырына килеп җиткәч дошманның барысы да үлеп беткән икәнен күрә!
Еһошафат Йәһвәгә өметләнгән. Ул акыллы эш иткән, шулай бит? Без дә Йәһвәгә өметләнеп яшәсәк, акыллы эш итәрбез.