СИКСӘН ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ
Мәрьям янына фәрештә килә
РӘСЕМДӘГЕ чибәр хатынны күрәсеңме? Аның исеме Мәрьям. Ул Насара шәһәрендә яши, ул исраилле. Аллаһы ул бик яхшы кеше икәнен белә. Шуңа күрә ул Мәрьям янына аның белән сөйләшер өчен Җәбраил фәрештәне җибәрә. Җәбраил Мәрьямгә нәрсә турында хәбәр итә? Әйдә, моны белик.
«Сәлам сиңа, Аллаһының мәрхәмәтен кабул итүче. Йәһвә синең белән»,— дип сәламли фәрештә Мәрьямне. Мәрьямнең беркайчан да аны күргәне юк иде. Ул каушап кала, чөнки фәрештәнең нәрсә әйтәсе килгәнен аңламый. Әмма Җәбраил аны тынычландыра.
«Курыкма, Мәрьям,— ди ул.— Йәһвә синнән канәгать. Шуңа күрә ул синең өчен искиткеч бер нәрсә эшләргә җыена. Озакламый синең балаң туар, һәм син аңа Гайсә дип исем кушарсың».
Шуннан соң Җәбраил болай ди: «Бу бала бөек булачак, һәм аны Аллаһы Тәгаләнең Улы дип атаячаклар. Йәһвә аны, Давыт кебек, патша итәчәк. Әмма Гайсә мәңге идарә итәчәк, һәм аның патшалыгының ахыры булмаячак!»
«Бу ничек булыр икән? — дип сорый Мәрьям.— Мин бит кияүдә түгел һәм ир белән дә яшәгәнем юк. Ничек мин бала табармын?»
«Сиңа Аллаһының көче иңәчәк,— дип әйтә аңа Җәбраил.— Шуңа күрә баланы Аллаһының Улы дип атаячаклар. Үзеңнең туганың Элисабетне исеңә төшер. Кешеләр ул бала табарга инде бик карт дигәннәр иде. Әмма озакламый аның улы туачак. Күрәсеңме, Аллаһы булдыра алмаслык бернәрсә дә юк».
«Мин — Йәһвәнең колы! — дип ризалаша Мәрьям.— Минем белән барысы да син әйткәнчә булсын». Шунда фәрештә юкка чыга.
Мәрьям Элисабет янына ашыга. Элисабет Мәрьямнең тавышын ишетү белән аның карынындагы бала шатлыгыннан сикерә башлый. Аллаһының рухы Элисабетне Мәрьямгә: «Син хатыннар арасында иң бәхетлесе»,— дип әйтергә дәртләндерә. Мәрьям Элисабет янында өч айга якын вакыт кунак була һәм аннан соң өенә, Насарага кайта.
Мәрьям Йосыф исемле кешегә кияүгә чыгарга тиеш. Әмма Мәрьямнең баласы булачагын белеп, Йосыф аңа өйләнмәскә була. Шунда Аллаһының фәрештәсе аңа: «Мәрьямне хатын итеп алырга курыкма. Чөнки ул угылны Аллаһыдан алды»,— ди. Мәрьям белән Йосыф өйләнешеп Гайсә туганын көтә башлый.