Багана
Вертикаль торышта кузгалмаслык итеп беркетелгән бүрәнә яки терәү. Кайбер баганалар тарихи вакыйгаларга истәлек итеп куелган. Сөләйман төзегән гыйбадәтханә һәм патша сарае баганалы булган. Мәҗүсиләр изге таш баганаларны ялган табынуда кулланган һәм исраиллеләр дә кайвакыт аларның үрнәгенә ияргән (Хк 16:29; 1Пат 7:21; 14:23). Кайбер халыкларда баганаларны шулай ук җәзалау өчен һәм/я кешенең үле гәүдәсен башкаларга кисәтү буларак яки ил-күз алдында мәсхәрә иттерү максаты белән асып кую өчен кулланганнар. Аяусыз булулары белән билгеле булган ассириялеләр әсирләрне корсаклары белән очлы баганаларга утырта торган булган. Яһүдләрнең кануны буенча көфер сүз әйтү я потка табыну кебек гөнаһларда гаепле булган кешеләрне башта таш атып я бүтәнчә үтергәннәр, ә аннары үле гәүдәләрен, башкаларга кисәтү буларак, баганага я агачка асканнар (Кн 21:22, 23; 2Иш 21:6, 9). Римлылар кайвакыт җәзаланган кешене баганага бәйләп кенә куйганнар. Шунда шул кеше берничә көн авыртудан, сусаудан, ачлыктан һәм кызу кояш астында газапланып, ахыр чиктә үлгән. Бүтән очракларда, мәсәлән, Гайсәнең очрагында, алар аның кул-аякларын баганага кадаклаган (Лк 24:20; Ях 19:14—16; 20:25; Рс 2:23, 36). Җәфалану баганасы к.