Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кечерәйтү сүзе

Кечерәйтү сүзе

Гадәттә кечкенәлекне күрсәткән исем. Мәсәлән, «балык» һәм «көймә» дигәнне аңлаткан грек төшенчәләре кечерәйтелгән формада «кечкенә балык» һәм «кечкенә көймә» дип бирелә (Мт 15:34; Мк 3:9). Кечерәйтү сүзе зурлыкны гына түгел, ә яшьлек, якын күрү, дуслык һәм кайбер очракларда хәтта җирәнүне дә аңлатырга мөмкин.

Мәсихче Грек Язмаларында кечерәйтү сүзләре еш кына якын күрү һәм дуслыкны күрсәтер өчен кулланыла. Мәсәлән, Гайсә үзенең басынкы шәкертләрен «бәрәннәрем» дип атаган (Ях 21:15—17), ә рәсүл Яхъя имандашларына «балаларым» дип мөрәҗәгать иткән (1Ях 2:1, 12, 28; 3:7, 18; 4:4; 5:21).