Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КУШЫМТА

Ни өчен чын мәсихчеләр хачка табынмый һәм аны олыламый

Ни өчен чын мәсихчеләр хачка табынмый һәм аны олыламый

ХАЧНЫ миллионлаган кеше олылый һәм аңа табына. Хач «христиан диненең төп символы» дип әйтелә бер китапта («The Encyclopædia Britannica»). Ләкин чын мәсихчеләр хачка табынмый. Ни өчен?

Беренче сәбәп: Гайсә Мәсих хачта үлмәгән. Гадәттә «хач» дип тәрҗемә ителә торган грек сүзе ставро́с очлы колга яки багана дигәнне аңлата. Бер китапта болай дип әйтелә: «[Ставро́с] дигән сүз ике багананың бер-берсе белән берәр почмак ясап беркетелгәнен аңлатмый... [...] [Инҗилнең] грек телендәге текстының бер урынында да [ставро́с] ике бүрәнә булган дип әйтелми» («The Companion Bible»).

Гайсәне нәрсәдә үтергәннәрен билгеләр өчен, Изге Язмаларның бүтән урыннарын тикшерергә кирәк. Анда башка грек сүзе кулланыла. Бу сүз: кси́лон (Рәсүлләр 5:30; 13:29; Гәләтиялеләргә 3:13). Бу сүзнең мәгънәсе — «бүрәнә, таяк яки агач».

Ни өчен кешене җәзалап үтерер өчен еш кына гади бүрәнә кулланганнар? Моңа җавапны «Хач һәм хачта җәзалау» дигән китаптан табабыз: «[Кешене] халык алдында җәзалап үтерер өчен сайланган урыннарда кайвакыт агач табып булмаган. Шуңа күрә җирне казып, бу чокырга гади багана утыртканнар. Шуннан соң җинаятьченең кулларын бу баганага күтәреп, я бәйләгәннәр, я кадаклаганнар һәм кайвакыт аякларын да шулай ук я бәйләп, я кадаклап куйганнар» (Херман Фульда, «Das Kreuz und die Kreuzigung»).

Гайсәнең хачта үтерелмәгәненә иң ышанычлы дәлилне, әлбәттә, Аллаһы Сүзендә табабыз. Рәсүл Паул болай дип әйткән: «Баганага асылган һәркем ләгънәтле» (Гәләтиялеләргә 3:13). Паул бу сүзләрне Канун 21:22, 23 тән алган. Бу өземтәдә сүз хач турында түгел, ә агач багана турында бара. Баганада хурлыклы үлем «ләгънәт» дип саналган, шуңа күрә мәсихчеләргә үз йортларын кадакланган Мәсих белән бизәү дөрес булмас иде.

Билгеле булганча, Гайсә шәкертләре аның үлеменнән соң 300 ел дәвамында хачны олыламаганнар һәм аңа табынмаганнар. Әмма IV гасырда мәҗүси император Константин христиан динен кабул иткәч, хачны христианнар символы дип игълан итә. Ни өчен ул алай эшләгән? Бу безгә билгеле түгел. Шулай да хачның Гайсә Мәсихкә бернинди дә бәйләнеше юк. Асылда, хач — мәҗүсиләр символы. Бер китапта: «Хач христиан диненә кадәр дә булган һәм христианнар диненнән тыш башка культураларда да бар»,— дип әйтелә («New Catholic Encyclopedia»). Башка абруйлы чыганакларда хач табигать көчләренә табынуга һәм мәҗүсиләрнең әхлаксыз йолаларына бәйле дип әйтелә.

Ни өчен соң христианнар мәҗүсиләрнең бу символын куллана башлаган? Күрәсең, алар моны мәҗүсиләр христиан динен кабул итсен дип эшләгән. Ничек кенә булмасын, мәҗүсиләрнең һәркайсы символына табыну һәм аны куллану Изге Язмаларда хөкем ителә (2 Көринтлеләргә 6:14—18). Моннан тыш, Аллаһы Сүзендә потка табыну тыела (Чыгыш 20:4, 5; 1 Көринтлеләргә 10:14). Шуңа күрә чын мәсихчеләр хачны олыламый һәм аңа табынмый a.

a Хач турында күбрәк белер өчен «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең 474—477 нче битләрен һәм «Изге Язма нигезендә сөйләшү» дигән китапның (рус) 202—206 нчы битләрен кара. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.