Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Үлгән кешеләр кайда?

Үлгән кешеләр кайда?
  • Үлгәч, кеше белән нәрсә була?

  • Ни өчен кешеләр үлә?

  • Ни өчен үлем турында дөресен белү юата?

1—3. Кешеләр үлем турында нинди сораулар бирә, һәм төрле диннәрдә нәрсәгә өйрәтәләр?

 ИНДЕ күп мең еллар дәвамында кешеләр бу сорауларга җавап эзли. Алар бик мөһим. Кеше кем генә булса да, кайда гына яшәсә дә, бу сорауларга җавап эзли.

2 Беренче дәрестән Гайсә Мәсихнең йолым корбаны турында белдек. Бу йолым безгә мәңгелек тормышка юл ача. Без Изге Язмаларда «үлем... инде булмаячак» вакыт турында да әйтелә икәнен белдек (Ачылыш 21:4). Әмма әлегә кешеләр үлә. «Тереләр үләчәкләрен беләләр»,— дип әйткән акыллы патша Сөләйман (Вәгазьче 9:5). Безнең мөмкин кадәр озаграк яшисебез килә. Шулай да безне: «Үлгәч, кеше белән нәрсә була?» — дигән сорау борчый.

3 Якын кешеләрнең үлеме күп кайгы китерә. Һәм без, бәлки, мондый сораулар бирәбездер: алар хәзер кайда? Алар газапланамы? Алар безне күрәме? Без аларга ярдәм итә алабызмы? Без алар белән кабат очрашырбызмы? Бу сорауларга төрле диннәрдә төрлечә җавап бирелә. Кайбер диннәрдә намуслы тормыш алып барсаң, күккә барасың, ә бозык тормыш алып барсаң, сине утта яндырачаклар дип өйрәтәләр. Икенчеләрендә кеше, үлгәч, әби-бабалары янына — рухлар дөньясына китә дип әйтәләр. Өченчеләрендә үлгән кеше «теге дөньяда» хөкем ителеп, башка тән белән терелтелгән булачак дип өйрәтәләр.

4. Үлем турында әйткәндә, күп диннәрнең нинди охшаш ягы бар?

4 Бу диннәрнең бер охшаш ягы бар: аларда, кеше үлгәч, аның ниндидер өлеше яшәвен дәвам итә дип өйрәтәләр. Кешеләр әле борынгы заманнарда кеше үлгәннән соң яшәвен дәвам итә дип ышанган һәм ул уйлый, ишетә һәм күрә ала дип уйлаганнар. Ләкин бу мөмкинме? Хисләребез һәм фикерләү сәләтебез миебез белән бәйле. Үлгәч, кеше мие башка эшләми. Аның юкка чыгуы белән, истәлекләр, хисләр, кайгырулар да юкка чыга. Алар үзеннән-үзе яши алмый.

ҮЛГӘЧ, КЕШЕ БЕЛӘН НӘРСӘ БУЛА?

5, 6. Изге Язмаларда үлгән кешеләр турында нәрсә әйтелә?

5 Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Моны Йәһвә, Барлыкка Китерүчебез белә. Ул үз Сүзендә, үлгәч, кеше белән нәрсә була икәнен аңлата. Үлгәч, кеше, яшәүдән туктый дип әйтелә Аллаһы Сүзендә. Үлем ул — яшәүгә капма-каршы хәл. Үлгән кеше күрми дә, ишетми дә, уйламый да. Кеше үлгәч, аның бернинди өлеше дә яшәвен дәвам итми. Кешедә үлемсез җан яки рух юк a.

Шәм сүнгәч, ялкын кая китә?

6 Сөләйман тереләр үләчәкләрен беләләр дип әйткәч: «Ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр»,— дип язган. Үлеләр ярата да, нәфрәт итә дә алмый дип аңлаткан Сөләйман, чөнки «кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк» (Вәгазьче 9:5, 6, 10). Зәбур китабында кеше үлгәч, аның «исәпләренең барсы да шул көнне үк юкка чыга» диелә (Мәдхия 145:4). Бар кеше дә үлә. Тәне үлгәч, кеше инде яши алмый. Кеше тормышы шәм ялкыны кебек: шәмне сүндергәч, аның ялкыны беркая да китми. Ялкын юкка чыга.

ГАЙСӘ ҮЛЕМ ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТКӘН

7. Гайсә үлемне нәрсә белән чагыштырган?

7 Гайсә Мәсихнең сүзләре, үлгәч, кеше белән нәрсә булганын аңларга ярдәм итә. Гайсәнең Лазар исемле якын кешесе үлгәч, ул үз шәкертләренә: «Дустыбыз Лазар йоклап киткән»,— дигән. Шәкертләр Лазарның авырып ятканын белеп, ул көч җыяр өчен йоклап ята дип уйлаган. Әмма алар ялгышкан. Шунда Гайсә: «Лазар үлде»,— дигән (Яхъя 11:11—14). Игътибар ит: Гайсә үлемне йокы белән чагыштырган. Лазар күккә дә күтәрелмәгән, утлы тәмугка да эләкмәгән. Ул фәрештәләр яки әби-бабалары янына да китмәгән. Лазар башка кеше булып та тумаган. Үлү белән, ул йоклап киткән дип әйтеп була. Изге Язмаларның башка урыннарында да үлем йокы белән чагыштырыла. Мәсәлән, рәсүл Петер белән рәсүл Паул үлгән кешеләр турында алар «үлем йокысы» белән йоклап киткәннәр дип язган (2 Петер 3:4; 1 Тисалуникәлеләргә 4:14).

Йәһвә кешеләрне җирдә мәңге яшәр өчен яраткан

8. Ни өчен без, һич тә шикләнмичә, Аллаһы кешеләрнең үлүләрен теләмәгән дип әйтә алабыз?

8 Аллаһы кешеләрнең үлүләрен теләгәнме? Һич тә юк! Йәһвә кешеләрне җирдә мәңге яшәсеннәр өчен барлыкка китергән. Бу брошюралардан белгәнебезчә, Аллаһы беренче кешеләрне гүзәл оҗмахка урнаштырып, аларга камил сәламәтлек биргән. Йәһвә аларга яхшыны гына теләгән. Яратучы ата-ана үз баласының картаеп үлүен телиме? Әлбәттә, юк! Йәһвә үз балаларын яраткан һәм аларның җирдә бәхетле һәм мәңге яшәүләрен теләгән. Изге Язмаларда Йәһвә кешеләрнең «йөрәкләренә мәңгелек салган» (ЯД) дип әйтелә (Вәгазьче 3:11). Аллаһы безне мәңге яшәү теләге белән барлыкка китергән һәм, бу теләгебез үтәлсен өчен, барысын эшләгән.

НИ ӨЧЕН КЕШЕЛӘР ҮЛӘ

9. Йәһвә Адәмгә нинди әмер биргән, һәм ни өчен аны үтәү авыр булмаган?

9 Ни өчен соң, алай булгач, кешеләр үлә? Бу сорауга җавап алыр өчен, җирдә Адәм белән Хаува гына яшәгән вакытка күз салыйк. Изге Язмаларда Йәһвә «бакчада тәмле җимешләр бирә торган төрле-төрле гүзәл агачлар» үстергән дип әйтелә (Яратылыш 2:9). Әмма Адәмгә Аллаһы болай дигән: «Бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт, әмма яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең» (Яратылыш 2:16, 17). Бу әмерне үтәү авыр булмаган, чөнки бакчада башка күп төрле агачлар үскән, һәм Адәм белән Хаувага аларның җимешләрен ашарга рөхсәт булган. Аллаһы кешеләргә барысын биргән, шул исәптән камиллек тә бүләк иткән, һәм бу әмер кешеләр өчен Йәһвәгә үз рәхмәтләрен белдерергә мөмкинлек ачкан. Тыңлаучан булып, алар шуны күрсәтерләр иде: алар күктәге яратучы Әтиләренең хакимлеген хөрмәт итәләр һәм аның бар сүзләрен үтәргә телиләр.

10, 11. а) Ничек Адәм белән Хаува Аллаһыга тыңламаучан булып киткән? б) Ни өчен Адәм белән Хаувага кичерү юк?

10 Кызганычка каршы, Адәм белән Хаува белә торып Йәһвәгә буйсынмаганнар. Елан аша Шайтан Хаувадан: «Аллаһы чыннан да бакчадагы һичбер агачтан җимеш ашамагыз дидеме?» — дип сораган. Хаува мондый җавап кайтарган: «Бакчадагы агачлардан җимеш ашарга безгә рөхсәт бар... Әмма Аллаһы әйтте, бакча уртасындагы агачның җимешләренә кагылмагыз, аларны ашамагыз, юкса үләрсез, диде» (Яратылыш 3:1—3).

11 «Юк, үлмисез,— дигән Шайтан.— Аллаһы белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Аллаһының Үзе кебек булачаксыз» (Яратылыш 3:4, 5). Шайтанның Хауваны тыелган җимешне ашасаң, бәхетлерәк булачаксың дип ышандырасы килгән. Хаува нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен үзе хәл итә алачак, нәрсә теләсә шуны эшли алачак — менә нинди мәгънә йөрткән Шайтан сүзләре. Ул шулай ук Йәһвәне ялганда гаепләгән: имеш, Аллаһы кешеләрнең тыелган җимешне ашаулары нәрсәгә китерәчәген яшерә. Хаува Шайтанга ышанган һәм җимешләрне алып ашаган. Шуннан соң иренә дә биргән, һәм ул да авыз иткән. Алар моны белә торып эшләгән. Алар Аллаһы эшләмәскә кушканны эшләүләрен яхшы аңлаган. Җимешләрне ашап, алар Аллаһының гади һәм шул ук вакыт акыллы боерыгын белеп үтәмәгәннәр. Алар күктәге Әтиләрен һәм аның хакимлеген хөрмәт итми икәнен күрсәткәннәр. Моны кичереп булмаган!

12. Адәм белән Хаува тыңламаучанлык юлына баскач, Йәһвәнең нәрсә хис иткәнен аңлатучы мисал китер.

12 Бер мисал карап чыгыйк. Син улыңны яки кызыңны, бар көч-вакытыңны сарыф итеп, чын күңелдән яратып үстерәсең. Бер вакыт ул сиңа хөрмәте дә, яратуы да юк икәнен күрсәтүче эш кыла. Син нәрсә хис итәр идең? Бу сиңа бик зур авырту китерер иде. Шуңа күрә, Адәм белән Хаува тыңламаучанлык юлына баскач, бу Йәһвәгә зур авырту китергән!

Адәм туфрактан яратылган һәм кире туфракка кайткан

13. Адәм тыңламаучанлык күрсәткәннән соң, Йәһвә аңа нәрсә әйткән, һәм бу сүзләр нәрсәне аңлаткан?

13 Йәһвә Аллаһы тыңламаучан Адәм белән Хаувага мәңге яшәргә рөхсәт итә алмаган. Аның алдан кисәтеп әйткән сүзләре үтәлгән: алар үлгәннәр. Адәм белән Хаува юкка чыккан. Алар ниндидер рухлар дөньясына күчмәгән. Чөнки Адәм тыңламаучанлык күрсәткәннән соң, Йәһвә аңа болай дигән: «Яратылмыш туфрагыңа кире әйләнеп кайтачаксың... Чөнки син үзең туфрак, туфрактан яратылдың һәм янә туфракка әвереләчәксең» (Яратылыш 3:19). Аллаһы Адәмне җир туфрагыннан яраткан (Яратылыш 2:7). Моңа кадәр Адәм булмаган. Шуңа күрә «янә туфракка әвереләчәксең» дигән сүзләр Адәм юкка чыгачак дигәнне аңлаткан. Адәм туфрактан ясалган булган һәм шундый ук туфракка кире кайткан.

14. Ни өчен без үләбез?

14 Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаганнар һәм гөнаһ кылганнар. Алай эшләмәсәләр, алар бүген дә яшәрләр иде. Адәмнән аның буыннарына гөнаһ белән үлем күчкән, шуңа күрә һәр кеше үлә (Римлыларга 5:12). Бу гөнаһ буыннан-буынга күчә торган авыр чир кебек, аннан бер кеше дә котыла алмый. Үлем — гөнаһ нәтиҗәсе, ул каһәр. Үлем дус түгел, ул — дошман (1 Көринтлеләргә 15:26). Йәһвә, безне шул аяусыз дошманнан азат итәр өчен, йолым түләгән. Без аңа моның өчен шундый рәхмәтле!

ҮЛЕМ ТУРЫНДА ДӨРЕСЕН БЕЛҮ ЮАТА

15. Ни өчен үлем турында дөресен белү юата?

15 Йәһвә Сүзе, үлгән кешеләр турында хакыйкатьне ачып, безне юата. Үлеләр авырту да сизми һәм газаплар да кичерми икәнен без инде белдек. Үлеләр бернинди зыян да китерә алмый, шуңа күрә алардан куркыр өчен сәбәп юк. Аларга безнең ярдәмебез кирәкми. Алар үзләре дә безгә булыша алмый. Без алар белән, ә алар безнең белән сөйләшә алмый. Дин җитәкчеләренең күбесе үлгәннәргә булыша алабыз дип ялганлый. Кайбер кешеләр моңа ышана һәм, бу җитәкчеләр үлгән туганнарына булышсын дип, аларга акча бирә. Ләкин үлгәннәр турында дөресен белү безне андый ялганнан яклап торачак.

16. Күп диннәрнең тәгълиматларына кем йогынты ясый һәм ничек итеп?

16 Изге Язмалардагы үлем турындагы хакыйкать син тоткан дин тәгълиматлары белән туры киләме? Күп диннәрдә туры килми. Ни өчен? Чөнки аларның тәгълиматлары Шайтан йогынтысы аркасында туган. Шайтан ялган диннәр аша кешеләрне үлеләр ниндидер рухи дөньяга эләгә дип ышандыра. Мондый ялган сүзләр кешеләрне Йәһвә Аллаһыдан читкә алып китә. Ничек итеп?

17. Ни өчен мәңге җәфалану турындагы тәгълимат Йәһвәне хурлый?

17 Инде әйтелгәнчә, кайбер диннәрдә начар кешеләр үлемнән соң утта мәңге җәфалана дип өйрәтәләр. Андый тәгълимат Йәһвә Аллаһыны хурлый. Йәһвә — мәхәббәт Аллаһысы һәм кешеләрне утта беркайчан да җәфаламый (1 Яхъя 4:8). Әйтик, бер кешенең баласы аны тыңламый, ди. Ул баласына аның кулын утка тыгып җәза бирсә, син бу кеше турында нәрсә әйтер идең? Син аны хөрмәт итәр идеңме? Аның белән танышырга теләр идеңме? Әлбәттә, юк! Син аны мәрхәмәтсез дип санар идең. Шайтан Иблиснең да Йәһвәне кешеләрне утта мәңге җәфалаучы итеп күрсәтәсе килә.

18. Үлгән кешеләргә табыну нинди дини ялганга нигезләнгән?

18 Шайтан, кайбер диннәрне кулланып, тагын бер тәгълимат тарата. Бу тәгълимат буенча, кеше, үлгәч, рух булып китә, һәм бу рухны хөрмәт итәргә һәм олыларга кирәк. Ул я кодрәтле яклаучы, я куркыныч дошман булып китәргә мөмкин дип өйрәтә шул диннәр. Бу ялганга күп кешеләр ышана. Алар үлгән кешеләрдән курка, аларны хөрмәтли һәм аларга табына. Ә Изге Язмаларда үлгәннәр йокы хәлендә һәм без хак Аллаһыга — безнең Барлыкка Китерүчебез һәм барысын Бирүче Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга тиеш дип әйтелә (Ачылыш 4:11).

19. Үлем турында дөресен белү Изге Язмаларның нинди тәгълиматын аңларга булыша?

19 Үлгәннәр турында дөресен белү сине дини ялганнан яклый. Бу белем шулай ук Изге Язмаларның башка тәгълиматларын аңларга булыша. Мәсәлән, «теге дөнья» юк икәнен белгәч, син җирдәге оҗмахта мәңге яшәү өметенең чын кадерен аңларсың.

20. Киләсе бүлектә нинди сорау каралачак?

20 Күп еллар элек тәкъва кеше Әюб мондый сорау биргән: «Үлгәч, кеше яңадан яшәрме?» (Әюб 14:14). Үлем йокысына талган кеше кабат яшәрме? Изге Язмаларда юаныч китерүче сүзләр язылган. Моны киләсе бүлектән белербез.

a «Җан» һәм «рух» дигән сүзләрнең мәгънәсен белер өчен, «„Җан“ һәм „рух“ дигән сүзләр нәрсә аңлата?» дигән куышмтаны кара.