Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Самарияле хатын

Самарияле хатын

Паса́х бәйрәменнән соң күпмедер вакыт узгач, Гайсә үз шәкертләре белән кире Гәлилә́ягә киткән. Сама́рия аша барганда, Гайсә, Сиха́р шәһәре тирәсендәге Ягъкуб коесы янына килеп, ял итәргә утырган, ә шәкертләре шәһәргә бераз ризык сатып алырга киткән.

Соңрак кое янына бер хатын килгән. Гайсә аңардан: «Миңа эчәргә бирче»,— дип сораган. Хатын: «Ни өчен син минем белән сөйләшәсең? Мин бит сама́рияле. Ә яһүдләр сама́риялеләр белән сөйләшми»,— дип әйткән. Гайсә аңа: «Минем кем булуымны белсәң, син үзең миннән эчәргә сорар идең һәм мин сиңа тормыш суы бирер идем»,— дип җавап кайтарган. «Нәрсә әйтәсең килә? — дип сораган хатын.— Синең чумырып алырга савытың да юк». Гайсә болай дигән: «Мин бирәчәк суны эчүче һичкайчан сусамас». Шунда хатын: «Әфәнде, миңа шул суны бирче»,— дип сораган.

Аннан соң Гайсә хатынга: «Иреңне чакырып кил»,— дип әйткән. Хатын: «Минем ирем юк»,— дигән. Шунда Гайсә: «Син дөресен әйтәсең. Син биш тапкыр кияүдә идең. Хәзер синең белән яшәгән кеше исә ирең түгел»,— дип әйткән. Моңа хатын болай дигән: «Синең пәйгамбәр икәнеңне күреп торам. Минем халкымда, Аллаһыга бу тауда табынырга кирәк, дип өйрәтәләр. Яһүдләр исә Иерусалимда гына табынырга кирәк диләр. Мәсих килгәч, ул безне дөрес табынырга өйрәтер, дип уйлыйм». Гайсә: «Мин — Мәсих»,— дип әйткән. Моңарчы аның бу сүзләрне беркемгә дә әйткәне булмаган.

Шулчак хатын шәһәргә йөгереп киткән һәм сама́риялеләргә болай дигән: «Минемчә, мин Мәсихне таптым. Ул минем турында барысын белә. Киттек, үзегез күрерсез!» Алар хатын белән коега килгән һәм Гайсәнең өйрәтүләрен тыңлый башлаган.

Сама́риялеләр Гайсәне үз шәһәрләрендә калырга чакырган. Ул аларда ике көн үткәргән, һәм күпләр аңа иман итә башлаган. Алар шул сама́рияле хатынга болай дигән: «Бу кешенең әйткәннәрен үзебез ишеткәнгә, без аның чыннан да дөньяны коткаручы булуына ышанабыз».

«Сусаучылар килсеннәр, теләүчеләр тормыш суын бушлай алсыннар» (Ачылыш 22:17)