Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кереш сүз һәм китапның кыскача эчтәлеге

Кереш сүз һәм китапның кыскача эчтәлеге

Гайсәнең кайбер танылган тәгълиматлары аның Таудагы вәгазендә яңгыраган. Ул бу вәгазьне Гәлиләя диңгезе ярында урнашкан Кәпернаум шәһәре янындагы тауда сөйләгән. Бу вәгазь Изге Язмаларда, Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрнең 5—7 нче бүлекләрендә язылган. Гайсәнең шул зирәк киңәшләрен шушы брошюрада табып була. Алар сезгә күп файда китерер дип өметләнеп калабыз.

  • 5 НЧЕ БҮЛЕК

    • Гайсә тауда өйрәтә башлый (1, 2)

    • Бәхетле булыр өчен тугыз сәбәп (3—12)

    • Тоз һәм яктылык (13—16)

    • Гайсә Канунны үтәргә дип килде (17—20)

    • Ачу тоту (21—26), зина кылу (27—30), аерылышу (31, 32), ант итү (33—37), үч кайтару (38—42), дошманнарны ярату (43—48) турында киңәшләр

  • 6 НЧЫ БҮЛЕК

    • Тәкъвалыгыгызны кешеләр алдында күрсәтмәгез (1—4)

    • Дога кылу үрнәге (5—15)

      • Үрнәк дога (9—13)

    • Ураза тоту (16—18)

    • Байлыкны җирдә җыймагыз, күктә җыегыз (19—24)

    • «Борчылмагыз, җитәр» (25—34)

      • Патшалыкны беренче урынга куеп яшәгез (33)

  • 7 НЧЕ БҮЛЕК

    • Башка хөкем итмәгез (1—6)

    • Бертуктаусыз сорагыз, эзләгез һәм шакыгыз (7—11)

    • Алтын кагыйдә (12)

    • Тар капка (13, 14)

    • Аларны җимешләренә карап танырсыз (15—23)

    • Кыя өстенә һәм ком өстенә салынган йорт (24—27)

    • Халык Гайсәнең өйрәтүенә хәйран кала (28, 29)