4 НЧЕ БҮЛЕК
Дүрт йөзле тере затлар кемне аңлата?
ТЕМА: Тере затлар безгә нәрсәне ачыклый?
1, 2. Ни өчен Йәһвә, җирдәге хезмәтчеләренә мөһим хакыйкатьләрне аңлатыр өчен, кайвакыт образлар кулланган?
КҮЗ алдына китерегез: әти-әни, өстәл янында утырып, кечкенә балалары белән Изге Язмаларны өйрәнә. Рәсемнәр күрсәтеп, әтиләре аларга ниндидер хакыйкатьне аңлата. Балаларның елмаюыннан һәм илһамланып биргән җавапларыннан күренеп тора: әтиләре максатка ирешкән. Рәсемнәр кулланып, ул балаларына тирән хакыйкатьләрне аңларга булышкан. Кечкенә булганга, аларга бу хакыйкатьләрне аңлау авыр булыр иде.
2 Нәкъ шулай ук Йәһвә дә, үзенең җирдәге балаларына күзгә күренмәгән нәрсәләрне аңлатыр өчен, күренешләр кулланган. Без моңа башкача төшенә алмас идек. Мәсәлән, үзе турындагы хакыйкатьләрне ачыклар өчен, Йәһвә Йәзәкилгә гаҗәеп образлар белән тулы бер күренеш күрсәткән. Бу басманың узган бүлегендә без андый образларның берсен карап чыктык. Хәзер, әйдәгез, бу күренешнең тагын бер үзенчәлегенә игътибар итик һәм аның мәгънәсенә төшенү безне Йәһвәгә ничек якынлаштырганын белик.
«Ут уртасында дүрт тере затка охшаш нәрсә күренде»
3. а) Йәзәкил 1:4, 5 буенча, Йәзәкил үз күренешендә нәрсә күргән? (Бүлек башындагы рәсемне кара.) ә) Йәзәкил үз күренешен ничек тасвирлый?
3 Йәзәкил 1:4, 5 укы. Йәзәкил «дүрт тере затка охшаш нәрсә» күргән. Дүрт затның һәрберсенең фәрештә, кеше һәм хайван үзенчәлекләре булган. Шунысы кызык: үз күренешен тасвирлаганда, Йәзәкил тере затларга «охшаш нәрсә» күрдем дип әйтә. Йәзәкил китабының беренче бүлеген тулысынча укыганда, сез шуңа игътибар итәрсез: пәйгамбәр «охшаш», «сыман», «хәтерләтә иде» кебек сүзләрне еш куллана (Йәз. 1:13, 24, 26). Әйе, Йәзәкил шуны аңлаган: ул күзгә күренмәгән күктәге нәрсәләрнең образын гына күргән.
4. а) Бу күренеш Йәзәкилгә ничек тәэсир иткән? ә) Йәзәкил керубимнәр турында нәрсәне һичшиксез белгән?
4 Күренештәге образлар һәм тавышлар Йәзәкилне таң калдыргандыр. Дүрт тере затның кыяфәте «янып торган утлы күмерне хәтерләткән». Аларның тиз хәрәкәтләнүе «яшенгә охшаш» булган. Канатларының тавышы — «ургылып аккан сулар тавышын», ә алар хәрәкәтләнгәндә чыккан тавыш «гаскәр шау-шуын хәтерләткән». (Йәз. 1:13, 14, 24—28; «Ул тере затларга карап торган» дигән рамканы кара.) Соңрак, бүтән бер күренешендә, Йәзәкил шушы дүрт тере затны «керубимнәр», ягъни куәтле фәрештәләр, дип атый (Йәз. 10:2). Рухани гаиләсендә үскәнгә, Йәзәкил, һичшиксез, шуны белгән: керубимнәр — Аллаһының якын хезмәтчеләре һәм гадәттә аның янында була (1 Елъ. 28:18; Зәб. 18:10).
«Һәрберсенең дүрт йөзе... бар иде»
5. а) Керубимнәр һәм аларның дүрт йөзе Йәһвәнең куәтен һәм данын ничек чагылдыра? ә) Ни өчен бу күренеш безгә Аллаһы исеменең мәгънәсен исебезгә төшерә? (Искәрмәне кара.)
5 Йәзәкил 1:6, 10 укы. Йәзәкил игътибар иткәнчә, һәрбер керубимнең дүрт йөзе — кеше, арыслан, үгез һәм бөркет йөзе булган. Билгеле булганча, боларның һәрберсенә куәт, дан һәм бөеклек хас. Арыслан — зур һәм гайрәтле кыргый хайван, үгез — көчле йорт хайваны, бөркет — куәтле кош, ә кеше — Аллаһының җирдәге иҗади эшләренең таҗы (Зәб. 8:4—6). Шуңа күрә, бу дүрт йөзне күргәч, Йәзәкил Йәһвәнең никадәр куәтле һәм данлыклы булуы турында уйлангандыр. Шулай да андый йөзләре булган дүрт тере зат Галәм Хакиме Йәһвәнең тәхетеннән астарак урнашкан. Моннан шунысы яхшы күренә: Йәһвә үзе булдырган затларны үз ниятен үтәр өчен куллана *. Әйе, мәдхия җырлаучы Йәһвә турында әйткәнчә, «аның мәһабәтлеге җир белән күктән дә югарырак» (Зәб. 148:13).
6. Дүрт йөз нәрсәне символлаштырган? Йәзәкилгә моны аңларга нәрсә булыша алган?
6 Соңрак, күргәннәре турында бераз уйлангач, Йәзәкил үзенә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрнең дә хайваннар образын кулланганын исенә төшергәндер. Мәсәлән, Ягъкуб пәйгамбәр үз улы Яһүдне — арыслан белән, ә улы Биньяминны бүре Ярат. 49:9, 27). Ни өчен? Чөнки бу кешеләр һәм аларның токымнары арыслан белән бүрегә хас сыйфатлар белән аерылып торган. Муса пәйгамбәрнең язганнарын исәптә тотып, Йәзәкил, бәлки, керубимнәрнең йөзләре дә ниндидер сыйфатларны символлаштыра дип уйлагандыр. Аларның йөзләре нинди сыйфатларның образы булып тора?
белән чагыштырган (Йәһвәгә һәм аның күктәге гаиләсенә хас сыйфатлар
7, 8. Керубимнәрнең дүрт йөзе нинди сыйфатлар белән бәйле?
7 Йәзәкилгә кадәр яшәгән Изге Язмалар язучылары арыслан, бөркет һәм үгезне нинди сыйфатлар белән бәйләгән? Мәсәлән, Изге Язмаларның мондый өзекләренә игътибар итегез: «арыслан йөрәкле батыр кеше» (2 Иш. 17:10; Гыйб. сүз. 28:1, иск.); «бөркет... күккә оча» һәм «күзләре еракка карый» (Әюп 39:27, 29); «үгезләрнең көче ярдәмендә күп уңыш җыялар» (Гыйб. сүз. 14:4). Бу өзекләрдән күренгәнчә, кыю арысланның йөзе — гаделлекнең символы, бөркет йөзе — үтә күрүчән зирәклекнең, ә үгез йөзе зур куәтнең символы булып тора. Моның турында басмаларыбызда еш кына әйтелә.
8 Ә «кеше йөзе» нинди сыйфатны символлаштыра? (Йәз. 10:14) Бу хайваннарга түгел, ә кешегә хас сыйфат булырга тиеш, чөнки кеше генә Аллаһыга охшаш итеп барлыкка китерелгән (Ярат. 1:27). Җирдә кешеләр генә чагылдыра алган шушы сыйфат турында Аллаһының мондый әмерләрендә әйтелә: «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең... белән ярат» һәм «якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (Кан. 6:5; Лев. 19:18). Бу әмерләрне үтәп, эчкерсез ярату күрсәткәндә, без Йәһвәнең мәхәббәтен чагылдырабыз. Рәсүл Яхъя язганча, «без, ул безне беренче булып яратканга, яратабыз» (1 Яхъя 4:8, 19). Шуңа күрә «кеше йөзе» мәхәббәтне символлаштыра.
9. Керубимнәрнең йөзләре белән бәйле сыйфатларны кем күрсәтә?
9 Бар бу сыйфатларны кем күрсәтә? Күренештәге йөзләр керубимнәрнеке булганга, бу сыйфатларны Йәһвәнең рухи затлардан торган күктәге бөтен гаиләсе күрсәтә, чөнки керубимнәр бар бу рухи затларны символлаштыра (Ачыл. 5:11). Моннан тыш, керубимнәрне Йәһвә барлыкка китергәнгә күрә, ул алар күрсәткән сыйфатларның чыганагы булып тора (Зәб. 36:9). Шулай итеп, керубимнәрнең йөзләре Йәһвәгә хас сыйфатларны символлаштыра (Әюп 37:23; Зәб. 99:4; Гыйб. сүз. 2:6; Мик. 7:18). Йәһвә бу сыйфатларны ничек күрсәтә?
10, 11. Йәһвәнең дүрт төп сыйфаты безгә нинди файда китерә?
10 Гаделлек. «Гаделлекне яратучы» Аллаһы буларак, Йәһвә «һәркемгә бертигез карый» (Зәб. 37:28; Кан. 10:17). Шуңа күрә, материаль хәлебезгә һәм чыгышыбызга карамастан, һәрберебезнең аның хезмәтчесе булырга һәм мәңге аның фатихаларын татып яшәргә мөмкинлеге бар. Зирәклек. «Зирәк күңелле» булганга, Йәһвә безгә гамәли «зирәклеккә» бай китап бүләк иткән (Әюп 9:4; Гыйб. сүз. 2:7). Изге Язмалардагы киңәшләрне куллану безгә көндәлек авырлыкларны чишәргә һәм мәгънәле тормыш алып барырга булыша. Кодрәт. «Бөек кодрәтле» Аллаһы Йәһвә безгә үзенең изге рухы аша «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирә. Бу безгә хәтта бик авыр сынауларны да кичереп чыгарга ярдәм итә (Наһум 1:3; 2 Көр. 4:7; Зәб. 46:1).
11 Мәхәббәт. «Тугры мәхәббәткә бай» Аллаһы буларак, Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен һичкайчан ташламый (Зәб. 103:8; 2 Иш. 22:26). Шуңа күрә, начар сәламәтлек я картлык аркасында хезмәттә элек эшләгәнне эшли алмасак та, Йәһвә безнең мәхәббәттән чыгып башкарган эшебезне һәрвакыт истә тота, һәм моны белү безне юата (Евр. 6:10). Һичшиксез, Йәһвәнең төп сыйфатлары — гаделлеге, зирәклеге, кодрәте һәм мәхәббәте — безгә инде хәзер зур файда китерә һәм киләчәктә дә файда китерәчәк.
12. Йәһвә сыйфатларын аңлауга килгәндә, нәрсәне истә тоту мөһим?
12 Әлбәттә, Йәһвәнең сыйфатлары турында өйрәнгәндә, без, кешеләр буларак, Аллаһы «юлларының кырыйларын гына» аңлыйбыз (Әюп 26:14). «Чиксез Кодрәт Иясенең юллары» һәм «аның бөеклеге акыл ирешмәслек» (Әюп 37:23; Зәб. 145:3). Шуңа күрә Йәһвә сыйфатларын санап бетереп булмый, алар бер-берсе белән тыгыз бәйле. (Римлыларга 11:33, 34 укы.) Чынлыкта, Аллаһы сыйфатларының саны чиксез икәнен һәм ул аларны чиксез дәрәҗәдә күрсәтә икәнен Йәзәкилнең күренеше үзе дә ассызыклый (Зәб. 139:17, 18). Бу мөһим хакыйкать күренешнең нинди үзенчәлегеннән күренә?
«Дүрт йөзе... дүрт канаты»
13, 14. Керубимнәрнең дүрт йөзе нәрсәне символлаштыра һәм ни өчен андый нәтиҗәгә килеп була?
13 Йәзәкил күренешендәге һәр керубимнең берәр түгел, ә дүртәр йөзе булган. Бу нәрсәне аңлата? Белгәнебезчә, Аллаһы Сүзендә дүрт саны еш кына барысын үз эченә алган нәрсәне я тулы нәрсәне күрсәтер өчен кулланыла (Ишаг. 11:12; Мат. 24:31, ИПБ; Ачыл. 7:1). Шунысы игътибарга лаек: бу күренешне тасвирлаганда, Йәзәкил дүрт санын 11 тапкыр куллана! (Йәз. 1:5—18) Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Дүрт керубим Аллаһының бар күктәге хезмәтчеләрен символлаштырган кебек, керубимнәрнең дүрт йөзе, бергә алганда, Йәһвәнең бар сыйфатларын аңлата *.
14 Керубимнәрнең дүрт йөзе дүрт сыйфатны түгел, ә күбрәк нәрсәне аңлатырга мөмкин икәнен күрер өчен, башка бер мисалны карап чыгыйк. Күренештәге дүрт тәгәрмәчнең һәрберсе бик зур һәм мәһабәт, ләкин, бергә алганда, алар инде дүрт зур аерым тәгәрмәч түгел, ә күктәге арбаның аерылгысыз өлеше булып тора. Нәкъ шулай ук керубимнәрнең дүрт йөзе дә, бергә алганда, Йәһвәнең дүрт аерым сыйфатын түгел, ә аның шәхесенең аерылгысыз өлеше булып торган бар сыйфатларын аңлата.
Йәһвә үзенең бар тугры хезмәтчеләренә якын
15. Беренче күренеше Йәзәкилгә нинди юанычлы хакыйкатьне аңларга булышкан?
15 Үзенең беренче күренеше ярдәмендә Йәзәкил Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә кагылышлы мөһим һәм юанычлы хакыйкатьне аңлаган. Нинди хакыйкатьне? Аны Йәзәкил китабының кереш сүзләреннән күреп була. Үзенең «калдайлылар җирендә» булганы турында әйтеп киткәч, Йәзәкил болай дип өсти: «Шунда Йәһвәнең кулы минем өстемдә булды» (Йәз. 1:3). Игътибар итегез: Йәзәкил күренешне Иерусалимда түгел, ә шунда, Бабылда күргән *. Бу нәрсәне аңлаткан? Сөргенгә сөрелгән, Иерусалимнан һәм гыйбадәтханәдән ерак булган булса да, Йәзәкил Йәһвәдән һәм саф гыйбадәттән ерак булмаган. Йәһвәнең Йәзәкилгә Бабылда күренүе шуны күрсәткән: хак Аллаһыга төрле урыннарда гыйбадәт кылып була. Иң мөһиме Йәзәкилнең кайда булганы түгел, ә аның йөрәк торышы һәм Йәһвәгә хезмәт итәргә теләге булган.
16. а) Йәзәкил күренеше безне нәрсәдә ышандыра? ә) Сезне Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итәргә нәрсә дәртләндерә?
16 Йәзәкил аңлаган шул хакыйкать безне бүген ничек юата ала? Кайда гына яшәсәк тә, эмоциональ хәлебез нинди генә булса да, тормышыбызда нинди генә авырлыклар туса да, без Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт иткәндә, ул безгә якын булып кала (Зәб. 25:14; Рәс. 17:27). Тугры мәхәббәткә бай булганга, Йәһвә беребезгә дә кул селтәргә ашыкмый (Чыг. 34:6). Әйе, безне Йәһвәнең тугры мәхәббәтеннән бернәрсә дә аера алмый (Зәб. 100:5; Рим. 8:35—39). Өстәвенә, Йәһвәнең изгелеген һәм көч-кодрәтен күрсәтүче шушы күренеш безгә Йәһвәнең гыйбадәтебезгә лаек булуын исебезгә төшерә (Ачыл. 4:9—11). Андый күренешләр ярдәмендә без Йәһвә һәм аның сыйфатлары турында мөһим хакыйкатьләрне аңлыйбыз. Моның өчен без бик рәхмәтле! Йәһвәнең искиткеч сыйфатларын аңлау безне аңа якынлаштыра, аңа чын йөрәктән һәм бар көчебез белән дан-мактау китерергә һәм хезмәт итәргә дәртләндерә (Лүк 10:27).
17. Киләсе бүлекләрдә нинди сораулар каралачак?
17 Ни кызганыч, Йәзәкил көннәрендә саф гыйбадәт нәҗесләнгән булган. Ничек итеп? Йәһвә моңа ничек караган? Ул вакыттагы вакыйгалар бүген безнең өчен нинди әһәмияткә ия? Бу сораулар киләсе бүлекләрдә каралачак.
^ 5 абз. Йәзәкилнең тере затларны сурәтләве Аллаһы исеменең мәгънәсен исебезгә төшерә. Йәһвә исеме «Ул булдырта» дигәнне аңлата. Бу мәгънәнең бер ягы шуны күрсәтә: Йәһвә, үз ихтыярын үтәр өчен, үзенең барлыкка китерелгән иҗади эшләреннән кемне я нәрсәне булдыртырга кирәк булса, шуны булдырта. («Яңа дөнья тәрҗемәсе», А4 кушымтасын кара.)
^ 13 абз. Еллар дәвамында безнең басмаларыбызда Йәһвәнең 50 гә якын сыйфаты каралды («Күзәтү манарасы басмалары индексы» (рус), «Иегова» мәкаләсе, «Качества по отдельности» дигән өстәмә исем).
^ 15 абз. Бер Изге Язмалар белгече әйтүенчә, «шунда» дигән сүз «шул искиткеч фактны бик яхшы ассызыклый. [...] Аллаһы бит шунда, Бабылда! Нинди юаныч хәбәр!»