Укучылар өчен катлаулы сорау
Альберт дәрестә дулкынланып утыра. Аның укытучысы әле генә Чарлз Дарвинның эволюция теориясе турында сөйләде. Укытучының сүзләре буенча, бу теория фәнни үсешкә китергән һәм кешелекне дини уйдырмалардан азат иткән. Хәзер укучылар бу тема буенча үз фикерләрен әйтер дип көтелә.
Альберт нәрсә эшләргә дә белми. Әти-әнисе аны җирне һәм андагы бар нәрсәне Аллаһы барлыкка китергән дип өйрәтте. Алар әйтүенчә, Изге Язмаларда барлыкка китерү турында язылган хәбәр ышанычка лаек, ә эволюция — дәлилләргә нигезләнмәгән фараз гына. Альберт әти-әнисен дә ярата, укытучысын да хөрмәт итә. Аңа кемгә ышанырга соң?
Моңа охшаш хәлне бөтен дөнья буйлап бик күп мәктәпләрдә күреп була. Альбертка һәм башка укучыларга андый ситуациядә нәрсә эшләргә? Аларга, бу сорауны тикшереп, эволюциянең дә, барлыкка китерүнең дә дәлилләрен карап чыгып, үзләренә нәтиҗә ясау дөрес булмас идеме?
Изге Язмалар безне башкаларга сукырларча ышанудан кисәтә. Анда болай дип әйтелгән: «Беркатлы кеше һәр сүзгә ышана, ә алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Изге Язмаларда шулай ук, акылыбызны кулланып, өйрәнгән нәрсәләребезгә дәлилләр эзләргә киңәш ителә (Римлыларга 12:1, 2).
Кайбер дини оешмалар, барлыкка китерү тәгълиматын мәктәптә өйрәтсеннәр өчен, тырышлыклар куя. Әмма бу брошюраның максаты — аларга булышлык итү түгел. Максатыбыз — эволюция яклы кешеләрнең карашларына анализ ясау. Без аларның «тормыш очраклы рәвештә барлыкка килгән» һәм «Изге Язмалардагы хәбәр — миф кына» дигән сүзләрен карап чыгарбыз.
Без күзәнәккә — тормышның төп берәмлегенә — игътибар итәрбез. Сез күзәнәкнең гаҗәеп төзелеше турында белерсез. Сез шулай ук эволюция теориясе * яклы кешеләрнең сүзләренә үзегез бәя бирә алырсыз.
Иртәме-соңмы һәрберебезгә тормыш барлыкка китерелгәнме я эволюция ярдәмендә башланганмы дигән сорау турында уйланырга кирәк булыр. Бәлки, сезнең моның турында инде уйланганыгыз бардыр. Бу брошюрада тормышны Аллаһы барлыкка китергән икәненә кайбер дәлилләр карала.
^ 7 абз. Бу басмада «эволюция теориясе» дигәндә, беренче тере организмнарның үле материядән барлыкка килүе турындагы тәгълимат күздә тотыла. Бу теория буенча, соңрак шул организмнар, үрчеп, башка төр организмнарга әйләнгән. Нәтиҗәдә, җирдә яшәүче тереклекнең бар төрләре, шул исәптән кеше, барлыкка килгән. Моның барысы акылга ия берәр затның ярдәмендә түгел, ә очраклы рәвештә булган дип фараз ителә.