БИШЕНЧЕ КИСӘК
Аллаһының искиткеч сыйфатларын кадерләгез
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Аллаһының күп гаҗәеп сыйфатлары турында әйтелә. Бу безгә Аллаһыны яхшырак белергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Изге Язмалар аша Аллаһының дүрт төп сыйфаты — кодрәте, гаделлеге, акыллылыгы һәм мәхәббәте ачыклана. Әйдәгез, аларның һәрберсен карап чыгыйк.
Чиксез кодрәтле Аллаһы
Йәһвә Ибраһим пәйгамбәргә үзе турында «Мин — Кадир», ягъни Чиксез кодрәт Аллаһысы, дигән (Яратылыш 17:1). Ходай чиксез, мәңге бетмәс кодрәткә ия, андый кодрәт беркемдә дә юк. Үзенең көч-кодрәте ярдәмендә Аллаһы галәмдәге бар нәрсәне яраткан.
Аллаһы үз кодрәтен һәрвакыт билгеле максат белән, һәрчак дөрес һәм белеп куллана. Ул кодрәтен гаделлек, акыллылык һәм мәхәббәт белән бергә камил рәвештә күрсәтә.
Йәһвә үз тугры хезмәтчеләренең файдасына кодрәтен юмарт куллана. «Йәһвә үз көчен йөрәкләре үзе белән тулысынча булганнарның файдасы өчен кулланырга дип, бөтен җирне күздән кичерә» (2 Елъязма 16:9). Әллә сезне мондый кодрәтле һәм шул ук вакыт кайгыртучан Аллаһыга күңелегез тартмыймы?
Гаделлек Аллаһысы
«Ходай дөреслекне ярата» (Мәдхия 36:28). Ул үзенең камил нормаларын тота, һәрчак дөрес һәм гадел булганны эшли.
Ходай гаделсезлекне нәфрәт итә. «Ул — кемнең кемлегенә карап хөкем итми, ришвәт алмый торган» Аллаһы (Канун 10:17). Ул башка кешеләрне җәберләүчеләргә каршы тора һәм үзләрен яклый алмаганнарны, шул исәптән «тол хатыннарны, ятимнәрне», яклый (Чыгыш 22:22). Ходай кешеләргә бертигез карый: «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» (Рәсүлләр 10:34, 35).
Йәһвәнең гаделлеге камил: ул үзен артык йомшак та, артык каты да тотмый. Ул тәүбә итмәүче гөнаһ кылган кешегә җәза бирә, ә тәүбә итүчегә мәрхәмәтен күрсәтә. «Ходай юмарт һәм мәрхәмәтле, бик түземле һәм рәхимле. Ачуын һаман тотмас, һәм хәтерен мәңгегә калдырмас. Безгә канунсызлыгыбыз буенча кылмаган, һәм безгә гөнаһларыбызга карап бирмәгән» (Мәдхия 102:8—10). Аллаһы үз тугры хезмәтчеләренең иман күрсәтеп башкарган эшләрен хәтерендә саклый һәм аларны бүләкли. Әллә андый гадел Аллаһы сезнең ышанычыгызга лаек түгелме?
Акыллылык Аллаһысы
Йәһвә — бар акыллылыкның Чыганагы. «Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән!» (Римлыларга 11:33). Аңардан акыллырак беркем дә юк, ул чиксез акылга ия.
Ходайның акыллылыгы аның барлыкка китерелгәннәре аша күренә. «Раббы зирәк акылы белән җирне бар итте, күкләрне яратты» (Гыйбрәтле сүзләр 3:19).
Аллаһының акыллылыгы Изге Язмалар аша да ачыклана. Давыт патша болай дип язган: «Ходайның балаларны акыллыландыра торган ачышы дөрес» (Мәдхия 18:8). Әйе, Аллаһының чиксез акыллылыгы сезгә файда китерә ала! Сез бу мөмкинлекне кулланырсызмы?
«Аллаһы — мәхәббәт ул»
Йәһвәнең иң мөһим сыйфаты — бу мәхәббәт. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8). Нәкъ шул сыйфат Аллаһыны үзенең бар эшләрен башкарырга дәртләндерә.
Рәсүлләр 14:17). Чыннан да, «һәртөрле игелекле һәм камил бүләк югарыдан, яктылыклар Атасыннан килә» (Ягъкуб 1:17). Үзенең кыйммәтле бүләге — Изге Язмалар аша Аллаһы үзе турында хакыйкатьне ачыклый һәм ярату белән сугарылган кануннарына вә принципларына өйрәтә. Дога кылганда, Гайсә болай дигән: «Синең сүзең — хакыйкать» (Яхъя 17:17).
Аллаһы безгә үз яратуын төрлечә күрсәтә. Ул безгә яхшылык эшләп тора. «Яхшылыклар кылып, Үзен күрсәтеп торды: вакытында күкләрдән яңгыр яудырып һәм мул уңыш биреп, безне ризык белән тәэмин итте һәм йөрәкләребезне куаныч белән тутырып торды» (Аллаһы шулай ук безгә авырлыкларыбызны чишәргә булыша. «Син кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр. Тәкъва кешене Ул һичкайчан каушатмас» (Мәдхия 54:23). Ул безнең гөнаһларыбызны кичерә. «Әй Раббы, Син ярлыкаучы һәм шәфкатьле, һәм Сиңа ялварып дәшүчеләрнең барсына да бик мәрхәмәтле» (Мәдхия 85:5). Ул безгә хәтта мәңгелек тормыш вәгьдә итә. «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак» (Ачылыш 21:4). Аллаһы мәхәббәтенә сез нинди җавап бирерсез? Аның яратуына ярату белән кайтарырсызмы?
Аллаһыга якын килегез
Аллаһы безне үзен яхшырак белергә чакыра. Аның Сүзендә: «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер»,— дигән өндәүче сүзләр язылган (Ягъкуб 4:8). Аллаһы үз тугры пәйгамбәре Ибраһимны үз «дусты» дип атаган (Ягъкуб 2:23). Йәһвә сезнең дә үзе белән дус булуыгызны тели.
Йәһвә Аллаһы турында күбрәк белгән саен, сез аңа тагы да якынрак килерсез һәм бәхетлерәк булырсыз. «Иркен Ходай канунында тотып, Аның канунына көнен-төнен өйрәнеп торган» «кеше бәхет-сәгадәтле» (Мәдхия 1:1, 2). Шуңа күрә Изге Язмалар китабын өйрәнүегезне дәвам итегез. Аллаһының сыйфатлары һәм эшләре турында уйланыгыз. Белгәннәрегезне тормышта кулланып, Аллаһыны яратканыгызны күрсәтегез. «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3). Шуңа күрә мәдхия җырлаучыдан үрнәк алып, дога кылыгыз: «Әй Раббы, юлларыңны миңа әйт, сукмакларыңны миңа белдер. Үз чынлыгыңнан мине йөрт» (Мәдхия 24:4, 5). Һәм сез Аллаһы «безнең һәрберебездән ерак түгел» икәнен күрерсез (Рәсүлләр 17:27).