ТУГЫЗЫНЧЫ КИСӘК
Мәсих Җитәкчедән сабак алабыз
АЛЛАҺЫ Мәсихне бар халыклар өчен Җитәкче итеп билгеләячәк дип алдан әйткән булган. Ул безгә чыннан да нинди җитәкче кирәк икәнен белә һәм безнең өчен иң яхшы Җитәкчене сайлаган. Мәсих нинди Җитәкче булган соң? Бәлки, куәтле гаскәр башлыгыдыр? Ә бәлки, оста сәяси җитәкчедер? Яисә ул акыллы фәлсәфәче булганмы? Изге Язмалар буенча, Мәсих — бу башка пәйгамбәрләрдән аерылып торган пәйгамбәр — Гайсә булган. (Маттай 23:10).
Аллаһы Гайсәнең камил һәм изге булып тууы турында кайгырткан. Соңрак Шайтан аны бозар өчен зур тырышлыклар куйган, әмма Гайсә аңа бирешмәгән. Аллаһы үз кодрәтен, гаделлеген, акыллылыгын һәм мәхәббәтен камил куллангандай, Гайсә дә һәрбер сүзендә һәм кылган һәрбер эшендә бу сыйфатларны төгәл чагылдырган. Без Гайсә мисалыннан нинди сабак ала алабыз? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.
Ул Аллаһы биргән кодрәтне башкаларга ярдәм итәр өчен кулланган. Гайсә кешеләр турында эчкерсез кайгырткан һәм үз кодрәтен аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен юмарт кулланган. «Кешеләрне кызганам... [чөнки] ашарларына һич нәрсәләре юк»,— дип әйткән ул (Марк 8:2). Шуннан соң Гайсә үзен тыңларга килгән зур халык төркемен могҗиза ясап тукландырган.
Гайсә шулай ук «халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып», аларны өйрәтеп йөргән (Маттай 4:23). Әлбәттә, күпләр аңа ияргән һәм «Гайсәгә кагылырга тырышкан, чөнки Аннан чыккан кодрәт барысын да савыктырган» (Лүк 6:19). Әйе, Гайсә «Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип килмәгән, ә Үзе, хезмәт итеп, күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирергә дип килгән» (Маттай 20:28) a. Мондый фидакарьлек рухы күрсәткән күпме җитәкче беләсез?
Ул Аллаһының гаделлеген чагылдырган. Гайсә Аллаһының кануннарын да үтәгән, аларның нигезендә булган принциплар буенча да эш иткән. Ул Изге Язмаларда алдан әйтелгән мондый сүзләрнең рухын чагылдырган: «Әй Аллам, Синең ихтыярыңа буйсынасым килә, Синең кануның минем йөрәгемдә» (Мәдхия 39:9). Ул, Аллаһыдан үрнәк алып, байларны һәм ярлыларны, ир-атларны һәм хатын-кызларны, балаларны һәм олыларны хөрмәт иткән, аларга бертигез караган һәм дәрәҗәләрен төшермәгән. Бер тапкыр Гайсәнең шәкертләре аның янына үз балаларын китергән ата-аналарны шелтәләгән. Әмма Гайсә болай дигән: «Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы менә шундыйларныкы» (Марк 10:14).
Аның Аллаһыдан бирелгән акыллылыгы булган. Гайсә кешеләрне бик яхшы аңлаган. «Кешеләрнең күңелләрендә нәрсә барын Ул белгән» (Яхъя 2:25). Гайсәнең дошманнары аны кулга алырга дип кешеләр җибәргәч, хәтта алар да: «Берәүнең дә һичкайчан ул Кеше сөйләгән кебек сөйләгәне юк»,— дип таныганнар. Гайсәнең андый акыллылыгы кайдан булган? «Минем өйрәтүем Үземнеке түгел, бәлки Мине Җибәрүченеке»,— дип әйткән ул (Яхъя 7:16, 46).
Лүк 5:12, 13; Марк 1:41, 42). Гайсәнең бу ярлы кешенең газабын чын күңелдән җиңеләйтәсе килгән.
Ул Аллаһы мәхәббәтен чагылдырган. Гайсә шулай ук кеше хәленә керә белгән. «Бөтен тәне махаулы бер кеше» аңа: «Әфәнде! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең»,— дип ялварган. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Гайсә, кызганып, кулын сузып, аңа кагылды һәм әйтте: „Әйе, телим. Тазарын!“ Аның махауы шунда ук бетте, һәм ул тазарынды» (Гайсә сезнең хакта да кайгыртамы? Ул үзе болай ди: «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз» (Маттай 11:28, 29).
Безнең өчен Гайсәдән дә яхшырак Җитәкче юк. Шуңа күрә ул безне: «Миннән өйрәнегез»,— дип өнди. Сез бу ихлас күңелдән әйтелгән чакыруны кабул итәрсезме? Бу чакыруны кабул итү бәхетле тормышка юл ача.
a Йолым турында күбрәк белер өчен, «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 27 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.