Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНБЕРЕНЧЕ КИСӘК

Чын иманның билгеләре

Чын иманның билгеләре

БЕЗНЕҢ көннәрдә күпләр үзләрен иманлы кеше дип саный. Әмма Гайсәнең сүзләре буенча, әз санлы кешенең генә чын иманы булачак. Ул болай дигән: «Һәлакәткә илтүче юл җиңел, капкасы да киң, һәм күпләр шул капкадан керәләр. Ә тормышка керә торган капка кысан, юлы тар, һәм аны азлар гына таба» (Маттай 7:13, 14).

Чын иманлы кешеләрне ничек билгеләп була? «Сез аларны җимешләренә карап танырсыз»,— дип әйткән Гайсә. «Яхшы агач яхшы җимеш бирә, ә начар агач начар җимеш бирә» (Маттай 7:16, 17). Әйе, чын иман «яхшы җимеш» китерә. Ул кешеләрне Аллаһы яраткан сыйфатларны күрсәтергә дәртләндерә. Алар бу сыйфатларны ничек күрсәтә?

Алар көчләрен дөрес куллана

Чын иманлы кешеләр үз көчләрен һәм хакимлекләрен Аллаһыны данлар өчен һәм башкаларга файда китерер өчен куллана. Гайсә: «Сезнең арагызда бөек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын»,— дип өйрәткән (Марк 10:43). Чын иманлы ирләр өйдә дә, башка җирдә дә үзләрен залимнәрчә тотмый. Алар үз хатыннарын кадерли, хөрмәт итә һәм ярату күрсәтеп, аларның ихтыяҗлары турында кайгырта. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз» (Көлессәйлеләргә 3:19). «Ирләр, сезнең дә хатыннарыгыз белән тормыш итү турында белемегез булырга тиеш. Алар сездән көчсезрәк. Аларны хөрмәт итегез, алар да сезнең кебек үк Аллаһыдан тормыш бүләген кабул итеп алалар бит. Шул рәвешчә догаларыгызга тоткарлык булмас» (1 Петер 3:7).

Чын иманлы «хатын исә ирен хөрмәт итәргә» тиеш (Эфеслеләргә 5:33). Хатыннарга «үз ирләрен һәм балаларын яратырга» кирәк (Титуска 2:4). Чын иманлы ата-аналар үз балалары белән бергә вакыт үткәрә һәм аларны Аллаһы кануннарына һәм принципларына өйрәтә. Өйдә дә, эштә дә, бар җирдә алар башкаларга хөрмәт күрсәтәләр. Алар Изге Язмаларның мондый киңәшен тота: «Бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз» (Римлыларга 12:10).

Аллаһының хезмәтчеләре Изге Язмалардагы: «Ришвәт алмагыз»,— дигән әмергә буйсына (Чыгыш 23:8). Алар беркайчан да үзләренә бирелгән хакимияттән законсыз файдаланмый. Киресенчә, алар башкаларга, аеруча мохтаҗ булганнарга, ярдәм итәр өчен мөмкинлекләр эзли. Алар мондый киңәшне тотып яшәргә тырыша: «Кешеләргә игелек эшләүне, үзегездә булганны бер-берегез белән бүлешүне онытмагыз — бу Аллаһы ярата торган корбан» (Еврейләргә 13:16). Шуңа күрә алар Гайсәнең: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дигән сүзләренең дөреслеген үзләре татып карыйлар (Рәсүлләр 20:35).

Алар Аллаһының гадел нормалары буенча яши

Чын иманлы кешеләр Аллаһы кануннарына теләп буйсына, һәм алар өчен «аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3). Алар шуны таный: «Ходайның җаннарны төзәтә торган кануны камил... Ходайның күңелне сөендерә торган әмере гадел, Ходайның күзләрне яктырта торган васыяте якты» (Мәдхия 18:8, 9).

Чын иман аларны шулай ук бар кешеләргә бертигез карарга дәртләндерә. Алар кешеләрне расасына, милләтенә, яшәгән иленә, җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карап аермыйлар. «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» (Рәсүлләр 10:34, 35).

Чын иман аларны «бар нәрсәдә дөрес гамәл кылырга» этәрә (Еврейләргә 13:18). Чын иманлы кеше кара гайбәт тә таратмый, яла да якмый. Мәдхия җырлаучы Давыт «теле белән гайбәт сөйләмәүче, якынына усаллык кылмаучы» кешеләрне Аллаһы хуплый дип язган (Мәдхия 14:3).

Алар Аллаһы акыллылыгын чагылдыра

Чын иманлы кешеләр үз ышануларын Изге Язмаларга гына нигезли. Алар «бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы» икәненә ышана (2 Тимутегә 3:16). Башкалар белән аралашканда, алар «югарыдан килүче зирәклекне» чагылдыра, ә мондый зирәклек «саф, шулай ук тыныч, башкаларга игътибарлы, аек акыл белән тыңлаучан, шәфкатьлелек һәм игелекле җимешләр белән тулы» (Ягъкуб 3:17). Алар Аллаһы хупламаган гореф-гадәтләрне тотмый, сихерчелек белән шөгыльләнми һәм «потлардан саклана» (1 Яхъя 5:21).

Алар эчкерсез ярата

Муса пәйгамбәр «Раббы Аллаһыгызны бөтен йөрәгегез, җаныгыз, көч-куәтегез белән яратыгыз» дигән (Канун 6:5). Чын иманлы кешеләр шулай эшли дә. Алар Йәһвә исемен хөрмәт итәләр, Йәһвә Аллаһыга үз рәхмәтләрен белдерәләр һәм иман белән «Аның исемен чакыралар» (Мәдхия 105:1). Аллаһы хезмәтчеләре «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигән әмерне үтәр өчен көч куя (Левиләр 19:18). Алар җәбер-золым кылмый һәм «барлык кешеләр белән дә тату яшәргә» тырыша (Римлыларга 12:18). Алар «үз кылычларын яңадан чүкеп төрәннәр һәм сөңгеләрне яңадан чүкеп бакчачы пычаклары ясый» дип әйтеп була (Ишагыйя 2:4). Шуңа күрә алар «бер-берсен яратып», бөтендөнья кардәшлегенә шатланып яши (Яхъя 13:35). Сез андый кешеләрне беләсезме?