УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Ул үз Аллаһысында юаныч тапкан
1, 2. Ильяс тормышында вакыйгаларга бай бер көнне нәрсәләр булган?
КҮКНЕ кара болытлар каплаган. Коеп яуган яңгыр астында Йәзриилгә таба Ильяс пәйгамбәр йөгерә. Олы яшьтәге бу пәйгамбәрнең әле зур ара үтәсе бар. Шулай да ул арымыйча йөгерә, чөнки «Йәһвәнең кулы Ильяс белән». Аның үзен шундый көчле итеп хис иткәне юк иде әле. Ул яңа гына Ахаб патшаның иң яхшы атлары җигелгән арбасын узып китте! (1 Патшалар 18:46 укы.)
2 Аңа әле йөгерәсе дә йөгерәсе. Күз алдыңа китер: йөгергәндә Ильяс күзләренә яңгыр тамчылары эләккәнгә, ул күзләрен йомып ала. Ул вакыйгаларга бай булган көн турында уйлап йөгерә. Аның Аллаһысы Йәһвә җиңүче булып чыкты, һәм хак гыйбадәт кылу данланды. Һәр ягыннан җилләр исеп торган Кармил тавы еракта, артта калды һәм коеп яуган яңгыр аркасында инде күренми. Нәкъ шул тауда Йәһвә Ильясның догасына җавап биреп могҗиза кылды һәм Багалга табынуның ялган булуын күрсәтте. Багалның йөзләгән пәйгамбәре фаш ителде һәм гадел хөкемгә тартылып үтерелде. Шуннан соң Ильяс Йәһвәгә дога кылып, өч ел ярымга сузылган корылыкның бетүен сорады. Шунда каты яңгыр ява башлады! (1 Пат. 18:18—45)
3, 4. а) Ни өчен Ильяс хәзер барысы яхшы якка үзгәрәчәк дип уйлап йөгерә торгандыр? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?
3 Йәзриилгә кадәр 30 километрлык пычрак юлдан йөгергәндә, Ильяс хәзер барысы яхшы якка үзгәрәчәк дип уйлый торгандыр. Кармил тавында булган вакыйгалар барысын үзгәртәчәк дип өметләнәдер ул. Ахаб үзгәрергә тиеш! Ул барысын үз күзләре белән күреп торды ич, шуңа күрә аңа Багалга табынуны ташлаудан башка чара юк. Ул шулай ук патшабикә Изәбелнең хакимлеген чикләргә һәм Йәһвә хезмәтчеләрен эзәрлекләүдән туктарга тиеш.
4 Барысы да без теләгәнчә барганда, без рухланып китәбез. Тормышыбыз яхшы якка үзгәрәчәк, һәм иң начар көннәр үткәндә калды дип уйлап йөрибездер без. Әгәр Ильяс та шулай уйлап йөргән булса, моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк, чөнки «бездә булган хисләр» аңарда да булган (Ягък. 5:17). Чынында исә алда аны авыр сынаулар көтә әле. Әйе, нибары берничә сәгать кенә үтәр, һәм ул шулкадәр куркыр һәм шулкадәр боегыр ки, хәтта үләргә теләр. Алда аны нәрсә көтә? Ильясның иманын ныгытыр өчен һәм ул кабат батыр кеше булып китсен өчен, Йәһвә аңа ничек булышыр? Әйдә, моны белик.
Көтелмәгән үзгәреш
5. Кармил тавындагы вакыйгалардан соң Ахаб Йәһвәне күбрәк хөрмәт итәргә өйрәнгәнме, һәм без моны кайдан беләбез?
5 Ахаб, Йәзриилдәге үзенең патша сараена килеп җиткәч, нәрсә эшли? Аның эшләреннән тәүбә иткәне күренәме? «Ахаб Изәбелгә Ильясның кылган эшләрен һәм аның бөтен пәйгамбәрләрне кылычтан кичергәнен сөйләп бирде»,— дип әйтелә 1 Патшалар 19:1 дә. Шунысына игътибар ит: Ахаб, шул көннең вакыйгалары турында әйткәндә, Ильясның Аллаһысын — Йәһвәне бер дә искә алмый. Ахаб шул көнне булган могҗизалар — «Ильясның кылган эшләре» дип саный. Шулай итеп ул шул вакыйгаларга рухи караш белән түгел, ә кеше карашы белән карый. Әйе, Кармил тавындагы вакыйгалардан Ахаб Йәһвә Аллаһыны хөрмәт итәргә өйрәнмәгән. Ә аның үч алучан хатыны нәрсә эшләр?
6. Изәбел Ильяска нинди хәбәр җиткергән, һәм бу сүзләр нәрсәне аңлата?
6 Ярсуыннан котырынган Изәбел Ильяска мондый хәбәр җибәрә: «Әгәр дә иртәгә шушы вакытта, син бөтен пәйгамбәрләрне үтергәндәй, мин дә синең җаныңны алмасам, өстемә илаһлар каргышы төшсен!» (1 Пат. 19:2) Әйе, ул Ильяска үлем белән яный! Асылда, Изәбел ант бирә: әгәр Ильяс Багал пәйгамбәрләрен үтергәне өчен бер көн эчендә үтерелмәсә, ул үзе үләчәк. Күз алдыңа китер: төн, коеп яңгыр ява. Йәзриилдәге бер гади генә йортта йоклап яткан Ильясны патшабикәнең хәбәрчесе уята да Изәбелнең куркыныч сүзләрен җиткерә. Ильяс нәрсә хис итә?
Ул төшенкелеккә һәм куркуга бирелгән
7. Изәбел янавын ишеткәч, Ильяс нәрсә хис иткән һәм нәрсә эшләгән?
7 Әгәр дә Ильяс Багалга табыну белән көрәшүе тәмамланган дип уйлаган булса, шул хәбәрне ишеткәч, аның бар өметләре челпәрәмә килгәндер. Явыз Изәбел үзгәрмәгән! Ильяс кебек Аллаһыга тугры хезмәт иткән күп кенә пәйгамбәрләр Изәбел кушуы буенча инде үтерелгән булган, Ильяска хәзер аның чираты җитте дип тоелгандыр. Изәбел янавын ишеткәч, Ильяс нәрсә хис иткән? «Куркуга төште»,— дип әйтелә Изге Язмаларда. Ильяс Изәбел кушуы буенча үзен ничек җәзалап үтергәннәрен күз алдына китергәнме? Әгәр ул андый уйларга баткан булса, куркуга бирелгәненә гаҗәпләнәсе дә юк. Һәрхәлдә, Ильяс «җанын саклап калыр өчен, качып китте» (1 Пат. 18:4; 19:3).
Батыр булып каласың килсә, ниндидер куркыныч хәлләрне күз алдыңа китереп һәм андый уйларга чумып йөрмә
8. а) Петер, Ильяс кебек, нинди хисләргә бирелгән? ә) Ильяс белән Петер очракларыннан үзебез өчен нинди сабак алабыз?
Маттай 14:30 укы.) Ильяс белән Петер очракларыннан бер мөһим сабак алып була: батыр булып каласың килсә, ниндидер куркыныч хәлләрне күз алдыңа китереп һәм андый уйларга чумып йөрмә. Өмет һәм кодрәт Чыганагына игътибарыңны туплап тор.
8 Аллаһының башка нык иманлы хезмәтчеләре дә, Ильяс кебек, куркуга бирелгән булган. Мәсәлән, күп гасырлар узгач, андый хәлгә рәсүл Петер эләккән. Гайсә аны су өстеннән барырга чакыргач, Петер атлаганда «давылны күреп», куркуга төшкән һәм бата башлаган. («Булды, туйдым!»
9. Ильясның үткән юлын һәм аның хисләрен сурәтләп бир.
9 Куркуыннан Ильяс көньяк-көнбатышка, 150 километр ераклыкта урнашкан Бәхир-шеба шәһәренә кача. Ул шәһәр Яһүднең көньяк чикләре янында тора. Анда үз хезмәтчесен калдырып, ул берүзе генә чүлгә китә. Изге Язмаларда ул «бер көнлек юл» үткән дип әйтелә, шуңа күрә аңа, күрәсең, иртән иртүк торып, ашарга да алмыйча, чыгып китәргә туры килгәндер. Куркуыннан теләсә кайсы җиргә качарга әзер, боеккан Ильяс кыздырып торган кояш астында ташлы һәм чокырлы җирләр аша бара. Кояш баеп барганда, ул инде хәлсезләнеп атлый. Арып, ул куаклы агач астына утыра. Шушы чүлдә бу — бердәнбер ышык урын (1 Пат. 19:4).
10, 11. а) Ильяс Йәһвәгә нәрсә турында дога кылган? ә) Китерелгән шигырьләрне кулланып, күңел төшенкелегенә бирелгән кайбер тугры хезмәтчеләрнең хисләрен сурәтләп бир.
10 Өметсезлеккә бирелгән Ильяс дога кыла. Ул Аллаһыдан үлем сорый. «Ата-бабаларымнан мин кай җирем белән яхшырак?» — дип әйтә Ильяс. Ул аның ата-бабалары хәзер инде туфрак кына һәм берничек тә, беркемгә дә ярдәм итә алмый икәнен белә (Вәг. 9:10). Ул үзен дә шундый кеше итеп хис итә. Шуңа күрә аның: «Булды, туйдым!» — диюенә гаҗәпләнәсе дә юк. Ник яшәргә?
11 Ильяс — Аллаһы кешесе — күңел төшенкелегенә бирелгән. Моңа гаҗәпләнәсе бармы? Юк. Изге Язмаларда әйтелгән күп кенә тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар шулкадәр боеккан булганнар ки, хәтта үзләренә үлем сораганнар. Рабига, Ягъкуб, Муса һәм Әюп — андый кешеләрнең кайберләре генә (Ярат. 25:22; 37:35; Сан. 11:13—15; Әюп 14:13).
12. Боекканда, Ильястан кайсы яктан үрнәк алып була?
2 Тим. 3:1). Син дә андый хисләр кичергәндә, Ильястан үрнәк ал һәм Аллаһыга дога кылып күңелеңне бушат. Йәһвә — ул «һәртөрле юаныч Аллаһысы» бит. (2 Көринтлеләргә 1:3, 4 укы.) Ул Ильясны юатканмы?
12 Бүген без «авыр вакытларда» яшибез, шуңа күрә күп кенә кешеләрнең, шул исәптән Аллаһының тугры хезмәтчеләренең дә, күңел төшенкелегенә бирелүенә гаҗәпләнәсе юк (Йәһвә үз пәйгамбәрен ныгыткан
13, 14. а) Йәһвә үзенең борчылган пәйгамбәре турында үз фәрештәсе аша ничек кайгырткан? ә) Ни өчен Аллаһының һәрберебез турында барысын, шул исәптән нәрсә хәлебездән килә икәнен дә белүе безне юата?
13 Күз алдыңа китер: чүлдә, агач астында, үлем сорап, Ильяс ята. Йәһвә күктән шул яраткан пәйгамбәренә карап, нәрсә хис иткән? Монда фаразлар кыласы юк. Ильяс йоклап киткәч, Йәһвә аның янына бер фәрештәне җибәрә. Фәрештә Ильяска ипләп кенә кагылып аны уята да: «Тор, ашап ал»,— ди. Фәрештә аңа гади генә ризык — кайнар икмәк белән су бирә. Ильяс ашый башлый. Ул фәрештәгә рәхмәт әйткәнме? Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Анда ул ашаган, эчкән һәм яңадан йоклап киткән дип кенә әйтелә. Бәлки, ул бик нык боеккан булгандыр һәм аның хәтта сөйләшерлек тә хәле булмагандыр? Без моны белмибез. Шулай да фәрештә Ильясны, күрәсең таң атканда, икенче тапкыр уята. Фәрештә кабат аңа: «Тор, ашап ал»,— ди һәм: «Югыйсә озак юлда хәлең бетәр»,— дип өсти (1 Пат. 19:5—7).
14 Аллаһы үз фәрештәсенә Ильяс кая юл тотачак икәнен әйткән булган. Фәрештә шулай ук бу юл озын булачак һәм Ильяс бу араны үз көче белән генә үтә алмаячак икәнен белә. Әйе, Аллаһы безнең теләкләребезне дә, хәлебездән килгәнне һәм хәлебездән килмәгәнне дә бездән яхшырак белә. Менә шундый Аллаһыга без хезмәт итәбез! Әлбәттә, бу безне юатып тора. (Зәбур 103:13, 14 укы.) Шуннан соң Ильяс белән нәрсә булган?
15, 16. а) Йәһвә биргән ризык ярдәмендә Ильяс нәрсә эшли алган? ә) Ни өчен без Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә рухи ризык биргәне өчен рәхмәтле булырга тиеш?
15 «Ильяс торды да ашап-эчеп алды. Шушы ризыкны ашап, көч туплагач, ул Хоребка — Аллаһының тавына барып җиткәнче 40 көн һәм 40 төн барды»,— дип әйтелә 1 Патшалар 19:8 дә. Якынча алты гасыр элек яшәгән Муса кебек һәм Ильястан соң якынча ун гасыр үткәч яшәгән Гайсә кебек, Ильяс та 40 көн һәм 40 төн ашамыйча йөргән (Чыг. 34:28; Лүк 4:1, 2). Йәһвә биргән ризык Ильясны бар проблемаларыннан азат итмәсә дә, аны могҗизалы рәвештә ныгытып торган. Күз алдыңа китер: олы яшьтәге Ильяс юлсыз, сукмаксыз чүл буйлап көчкә-көчкә атлап бара. Көннәр, атналар уза. Шулай итеп якынча ай ярым вакыт үтә!
Мат. 4:4). Изге Язмалардан һәм аңа нигезләнгән басмалардан Аллаһы турында белем алу безне рухи яктан ныгыта. Андый рухи ризык белән туклану бар проблемаларыбыздан азат итмәсә дә, ул үз көчебездән килмәгәнне кичереп чыгарга булыша. Андый ризык безгә «мәңгелек тормышка ия булыр өчен» дә кирәк (Яхъя 17:3).
16 Бүген дә Йәһвә үз хезмәтчеләрен ныгытып тора. Әмма ул моны безгә, физик ризык биреп түгел, ә күпкә мөһимрәкне — рухи ризыкны биреп башкара (17. Ильяс кая бара, һәм ни өчен бу урынны тарихи урын дип атап була?
17 Ниһаять, якынча 320 километр үткәч, Ильяс Хореб (Синай) тавына барып җитә. Бу — тарихи урын, чөнки нәкъ шушы урында янып торган куакта Мусага фәрештә аша Йәһвә Аллаһы күренгән, һәм соңрак нәкъ шушы урында Йәһвә Исраил белән Канун килешүе төзегән. Монда Ильяс үзенә ышык урын — бер мәгарә таба.
Йәһвә үз пәйгамбәрен юаткан һәм аңа көч өстәгән
18, 19. а) Йәһвәнең фәрештәсе Ильяска нинди сорау биргән, һәм Ильяс нинди җавап кайтарган? ә) Ильясның боеккан булуына нинди өч сәбәп күрәбез?
18 Хореб тавында Йәһвә Ильяска, күрәсең, фәрештә аша, мөрәҗәгать итеп: «Ильяс, син монда нәрсә эшлисең?» — дигән гади сорау бирә. Бу сүзләрне фәрештә йомшак тавыш белән әйткәндер, чөнки Ильяс, шул сорауны ишеткәч, үз күңелен бушата башлый. Ул барысын сөйләп бирә! «Мин Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһыга зур ашкыну белән хезмәт иттем. Исраил уллары килешүеңне боздылар, мәзбәхләреңне җимерделәр, ә пәйгамбәрләреңне кылычтан кичерделәр. Мин берүзем генә калдым. Әмма хәзер минем җанымны да алырга җыеналар»,— дип әйтә ул (1 Пат. 19:9, 10). Шулай итеп Ильясның, ким дигәндә, өч сәбәп аркасында боекканын күрәбез.
19 Беренче сәбәп: Ильяс бар башкарган эшләре юкка гына булган дип уйлаган. Йәһвәгә еллар буе «зур ашкыну белән хезмәт» итсә дә, аның изге исемен һәм аңа гыйбадәт кылуны беренче урынга куеп яшәсә дә, Ильяс фикеренчә, хәл начар якка гына үзгәрә барган. Халык имансыз һәм фетнәче булып калган, ә ялган табыну тагы да киңрәк җәелә барган. Икенче сәбәп: Ильяс үзен ялгыз хис иткән. Ул: «Мин берүзем генә калдым»,— диеп, үзен бөтен халык арасында бердәнбер Йәһвә хезмәтчесе дип санаган. Өченче сәбәп: Ильяс куркуга бирелгән. Аллаһының күп кенә пәйгамбәрләре инде үтерелгән булган, һәм Ильяс тиздән аны да үтерәчәкләр дип уйлаган. Аңа үз хисләрен сөйләп бирү әллә ни җиңел булмагандыр, шулай да, ул горурланып я оялып тормаган һәм Аллаһыга дога кылып күңелен бушаткан. Шулай итеп ул Йәһвәнең һәр тугры хезмәтчесенә яхшы үрнәк калдырган (Зәб. 62:8).
20, 21. а) Хореб тавындагы мәгарә авызы янында торганда, Ильяс нәрсә күргән? ә) Йәһвә, үз кодрәтен күрсәтеп, Ильясны нәрсәгә өйрәткән?
20 Ильясның куркуын һәм борчылуын күреп, Йәһвә нәрсә эшли? Фәрештә Ильяска мәгарә авызы янына басарга куша. Нәрсә буласын белмәсә дә, Ильяс аның әйткәнен үти. Шунда каты җил исә башлый! Ул улап-улап үтәдер. Ул шулкадәр көчле була ки, хәтта таулар белән кыялар җимерелә башлый. Күз алдыңа китер: Ильяс җилдән күзләрен куллары белән каплап тора, ул каты искән җилдә җилфердәп торган гади йон киемен рәтләп куярга тырыша. Шуннан соң җир бик каты итеп тетри башлый, шуңа күрә Ильяс егылмас өчен аякларында катырак басып торырга тырыша. Аннан соң кинәт ялкынланып торган ут пәйда була һәм Ильясны мәгарә эченә качарга мәҗбүр итә (21 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә бу гаҗәеп табигать көчләренең берсендә дә булмаган. Әгәр Багал «болытларга атланып баручы» яки яңгырлар китерүче илаһ дип саналса, Йәһвә аның кебек ниндидер уйлап чыгарылган табигать илаһысы булмаган. Ильяс моны бик яхшы белә. Йәһвә — курку-хөрмәт уята торган бар табигать көчләренең чын Чыганагы, һәм ул үзе барлыкка китергән бар нәрсәдән күпкә кодрәтлерәк. Хәтта күкләр дә аны сыйдыра алмый! (1 Пат. 8:27) Боларның барысы Ильяска ничек тәэсир иткән? Аның куркып качканын хәтерлисеңме? Шулкадәр куәтле көчләргә ия Йәһвә Аллаһы аның яклы булганда, Ильяска Ахаб белән Изәбел кебек кешеләрдән куркып торасы юк! (Зәбур 118:6 укы.)
22. а) «Тыныч, әкрен тавыш» Ильясны Аллаһының аны кадерләгәненә ничек ышандырган? ә) «Тыныч, әкрен тавыш» белән кем, күрәсең, сөйләшкән? (Искәрмәне кара.)
22 Ялкынлы ут үтеп киткәч, тынлык урнаша, шунда Ильяс «тыныч, әкрен тавыш» ишетә. Шул тавыш сорау биргәч, Ильяс тагын бер тапкыр үз хисләрен сөйли. Ул инде икенче тапкыр шулай эшли. * Шунда аңа, бәлки, тагы да җиңелрәк булып китәдер. Әмма «тыныч, әкрен тавыш» шуннан соң әйткән сүзләр, һичшиксез, аны тагы да ныграк юата. Йәһвә Ильясны үзенең кадерле хезмәтчесе дип санаганына ышандыра. Аллаһы нәрсә дип әйтә? Ул аңа Исраилдәге Багалга табыну белән киләчәктә ничек көрәшәчәк икәнен ачыклый. Әйе, Ильясның тырышлыклары юкка гына булмаган, чөнки Аллаһы үз сугышын дәвам итәргә ниятли. Йәһвә шулай ук Ильяска, өстәмә күрсәтмәләр биреп, кире кайтырга куша һәм шулай итеп аны алга таба да үз пәйгамбәре итеп кулланырга җыена икәнен күрсәтә (1 Пат. 19:12—17).
23. Ильяс үзен ялгыз хис иткәнгә, Йәһвә аңа ничек булышкан?
23 Ильясның үзен ялгыз хис иткәне турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә аңа булышыр өчен ике нәрсә эшли. Беренчедән, пәйгамбәр итеп Илишаны майларга куша. Шул яшь кеше, Ильяска ярдәм итеп һәм аның юлдашы булып, күп еллар хезмәт итәчәк. Бу Ильяс өчен зур юаныч булгандыр! Икенчедән, Йәһвә Ильяска мондый дулкынландыргыч хәбәр җиткерә: «Минем Исраилдә Багал алдында тез чүкмәгән һәм иреннәре белән аны үпмәгән 7 000 кеше бар әле» (1 Пат. 19:18). Ильяс ялгыз булмаган. Багалга табынмаган шул 7 000 тугры кеше турындагы хәбәр аның күңеленә май булып яткандыр. Ильяс аларга үз тугры хезмәтләрен дәвам итәргә булышкан һәм шул караңгы көннәрдә Йәһвәгә тугры хезмәт итүдә үрнәк булып торган. Ильяска Йәһвә фәрештәсенең шул сүзләре, үз Аллаһысының «тыныч, әкрен тавышы» бик нык тәэсир иткәндер.
Изге Язмалар тормышыбызда җитәкчелек булып торса, Аллаһы Сүзе безнең өчен «тыныч, әкрен тавыш» кебек булыр
24, 25. а) Йәһвәнең «тыныч, әкрен тавышын» бүген ничек ишетеп була? ә) Ни өчен Йәһвәнең эшләре Ильясны юаткан дип әйтеп була?
24 Ильяста кебек, бездә дә табигать көчләре курку-хөрмәт уята торгандыр, һәм бу шулай булырга тиеш тә. Барлыкка китерелгән бар нәрсәдә Барлыкка Китерүченең кодрәте ачык күренеп тора (Рим. 1:20). Йәһвә бүген дә үзенең бөек кодрәтен тугры хезмәтчеләренә ярдәм итәр өчен кулланып тора (2 Елъ. 16:9). Әмма ул безнең белән, күбесенчә, үз Сүзе — Изге Язмалар аша сөйләшә. (Ишагыя 30:21 укы.) Изге Язмалар тормышыбызда җитәкчелек булып торса, Аллаһы Сүзе безнең өчен шул «тыныч, әкрен тавыш» кебек булыр. Үзенең Сүзе аша Йәһвә безне төзәтә, көч өстәп тора һәм үз яратуына ышандыра.
25 Йәһвәнең Хореб тавында кылган эшләре Ильяска ничек тәэсир иткән? Һичшиксез, алар аны юаткан! Тиздән Ильяс кабат батыр пәйгамбәр булып киткән, үз хезмәтенә керешкән һәм кешеләрне ялган табынуны ташларга өндәп йөри башлаган. Без дә Аллаһының рухландырылган сүзләрен һәм шул сүзләр «аша бирелгән юанычны» чын күңелдән кабул итсәк, Ильяс иманын үрнәк итеп тота алырбыз (Рим. 15:4).
^ 22 абз. «Тыныч, әкрен тавышның» чыганагы, күрәсең, фәрештә булган. 1 Патшалар 19:15 тә шул фәрештә «Йәһвә» дип кенә атала. Бу исраиллеләрне чүлдә йөрткән фәрештәне исебезгә төшерәдер. Аның турында Аллаһы: «Ул минем исемемнән эш итә»,— дип әйткән булган (Чыг. 23:21). Бар бу очракларда бер фәрештә турында сүз барамы? Моны төгәл әйтеп булмый, ләкин шунысы игътибарга лаек: Гайсә, әле җирдә яшәгәнче, «Сүз» булып хезмәт иткән, ягъни Йәһвәнең хезмәтчеләренә аның хәбәрләрен җиткергән (Яхъя 1:1).