Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

«Үлгән булса да... әле дә сөйли»

«Үлгән булса да... әле дә сөйли»

1. Ни өчен Адәм белән Хаува һәм аларның балалары Гадән бакчасына керә алмаган, һәм Һабилнең нинди теләге булган?

ҺАБИЛ тау битендә тукланып йөргән сарык көтүенә күз сала да еракта күренеп торган тонык яктылыкка карап ала. Анда әйләнмәле утлы кылыч бар, ул һәрвакыт әйләнә һәм Гадән бакчасына юлны каплап тора. Аның әти-әнисе кайчандыр шул бакчада яшәгән, ләкин хәзер алар үзләре дә, аларның балалары да анда инде керә алмый. Һабил өскә карап Барлыкка Китерүчесе турында уйлана. Кичке җил аның чәчләрен тузгытып уйнап тора. Кешеләр кайчан да булса кабат Аллаһы гаиләсенең өлеше була алырмы? Һабил моны бик тә тели.

2—4. Һабил бүген безгә нинди мәгънәдә сөйли?

2 Һабил бүген дә «сөйли». Син аны ишетәсеңме? Әмма син, бәлки, бу мөмкин түгел диярсең. Адәмнең бу икенче улы күптән үлгән бит, якынча 60 гасыр элек туфрак белән кушылган. Ә Изге Язмаларда: «Үлеләр бернәрсә дә белми»,— дип әйтелә (Вәг. 9:5, 10). Һабилнең әйткән бер сүзе дә Аллаһы Сүзендә язылып калмаган. Алайса, ничек соң ул безгә сөйли?

3 «Һабил, үлгән булса да, иманы аша әле дә сөйли»,— дигән Аллаһы тарафыннан рухландырылган рәсүл Паул. (Еврейләргә 11:4 укы.) Әйе, Һабил үз иманы аша сөйли. Ул бу гаҗәеп сыйфатны үстергән беренче кеше булган. Аның иманы шулкадәр ачык күренеп торган, хәтта искиткеч үрнәге әле дә тере. Без аңардан үрнәк ала алабыз. Аның иманы турында күбрәк белсәк һәм иманын үрнәк итеп тотсак, Һабилнең сөйләгәннәрен ишетербез.

4 Изге Язмаларда Һабил турында шулкадәр әз әйтелгәнгә, без аңардан һәм аның иманыннан ничек үрнәк ала алабыз? Әйдә, моны белик.

«Дөнья яратылган» чорда үскән

5. Һабил көннәрен «дөнья яратылган» чор белән бәйләп, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? (Искәрмәне дә кара.)

5 Һабил кешелек тарихы таңында, Адәм белән Хаува яратылганнан соң туган. Соңрак Гайсә Һабил көннәрен «дөнья яратылган» чор белән бәйләгән. (Лүк 11:50, 51 укы.) Гайсә, «дөнья» дигәндә, күрәсең, гөнаһтан йолып алып булган кешеләрне күздә тоткан. Һабил җирдә туган кешеләрнең дүртенчесе булса да, Аллаһы аны, күрәсең, йолып алынуга лаеклы беренче кеше итеп санаган. * Әйе, Һабил үскәндә, үрнәк алырлык кеше булмаган.

6. Һабилнең әти-әнисе турында нәрсә әйтеп була?

6 Дөнья күптән түгел генә яратылган булса да, кешелек гаиләсе инде зур кайгы кичереп яши башлаган. Һабилнең әти-әнисе Адәм белән Хаува матур, көчләре ташып торган кешеләр булгандыр. Ләкин алар зур хата кылган, һәм моны яхшы белгән. Алар кайчандыр камил булганнар, һәм аларның мәңге яшәргә өметләре булган, әмма алар Йәһвә Аллаһыга каршы күтәрелгәннәр, һәм аларны Гадән бакчасындагы оҗмахтан — үз йортларыннан куып чыгарганнар. Үз теләкләрен бар нәрсәдән өстен куеп һәм үз балаларының киләчәге турында уйламыйча, алар камиллек белән мәңгелек тормыш өметен югалтканнар (Ярат. 2:15—3:24).

7, 8. Кабил тугач, Хаува нәрсә дигән, һәм ул шул сүзләрне нәрсәне исәптә тотып әйткән?

7 Гадән бакчасыннан куып чыгарылгач, Адәм белән Хаува интегеп яши башлаган. Шулай да беренче балалары тугач, алар аңа Кабил, ягъни «булдырылган» дигән исем кушкан, һәм Хаува: «Мин Йәһвә ярдәме белән ир бала таптым»,— дигән. Ул моны, күрәсең, Йәһвәнең Гадән бакчасында әйткән сүзләрен исәптә тотып әйткән. Ә Гадән бакчасында Йәһвә бер хатын «токым» булдырачак һәм беркөн бу токым Адәм белән Хауваны юлдан яздырган явызны юк итәчәк дигән вәгъдә биргән булган (Ярат. 3:15; 4:1). Бәлки, Хаува шул хатын — ул үзе, ә вәгъдә ителгән «токым» — Кабил дип уйлагандыр?

8 Алайса, ул бик нык ялгышкан. Адәм белән Хаува Кабилне дә моңа өйрәтеп үстергән булса, аңа масаеп йөрер өчен өстәмә сәбәп биргәннәр. Вакыт узу белән Хаува икенче улын тапкан, ләкин аның турында ул Кабил турында әйткәнне әйтмәгән. Бу угылга Һабил дигән исем кушканнар. Бу сүз «сулыш» яки «ыгы-зыгы» дигәнне аңлата (Ярат. 4:2). Андый исем бирүләре Адәм белән Хауваның Кабилгә күбрәк өмет баглаганнарын күрсәткәнме? Бәлки, шулайдыр да.

9. Адәм белән Хаува мисалында бүгенге әти-әниләр өчен нинди сабак бар?

9 Бүгенге әти-әниләр беренче әти-әни мисалыннан күп сабаклар ала ала. Сүзләрегез һәм эшләрегез балаларыгызда горурлык, тәкәбберлек һәм үз-үзеңне генә ярату кебек сыйфатлар үссен өчен «су сибеп» тормыймы? Я сез аларны Йәһвәне яратырга һәм аның белән дуслыкны ныгытырга өйрәтәсезме? Кызганычка каршы, беренче әти-әни үз бурычын үти алмаган. Шулай да аларның токымнарының өметләре булган.

Һабил үз иманын ничек үстергән?

10, 11. Кабил белән Һабил нинди эшләр башкарган, һәм Һабил нинди сыйфат үстергән?

10 Адәм шул ике улын гаилә турында кайгыртырга, төрле эшләр башкарырга өйрәткәндер. Мәсәлән, Кабил — игенче, ә Һабил көтүче булган.

11 Әмма Һабил тагын да мөһимрәк бер нәрсә эшләгән. Еллар дәвамында ул гаҗәеп бер сыйфатны — үз иманын үстергән. Ул сыйфат турында соңрак Паул язган булган. Бер караганда, Һабил янында үрнәк алырлык кеше булмаган, шулай да ул Йәһвә Аллаһыга иман үстерә алган. Ничек? Әйдә, аңа нык иман үстерергә булышкан өч нәрсәгә игътибар итик.

12, 13. Йәһвәнең барлыкка китергән нәрсәләрен күзәтеп йөрү Һабилгә үз иманын үстерергә ничек булышкан?

12 Йәһвә булдырган нәрсәләр. Йәһвә җирне ләгънәт иткән булган, шуңа күрә җирдә чәнечкеле үсемлекләр һәм шайтан таягы үскән, иген үстерү авыр булган. Шулай да җирдә күп кенә башка үсемлекләр үскән, һәм ризык мул булган, шуңа күрә Һабилнең гаиләсе өчен яшәрлек ризык булган. Ә хайваннарга, шул исәптән кошлар белән балыкларга, тауларга, күлләргә, елгаларга, диңгезләргә, күкләргә, болытларга, кояшка, айга, йолдызларга ләгънәт төшмәгән булган. Һабил һәр җирдә Йәһвәнең — бар нәрсәне барлыкка китергән Затның тирән яратуын, зирәклеген һәм яхшылыгын ап-ачык күреп торган. (Римлыларга 1:20 укы.) Моның барысы турында уйлану һәм болар өчен рәхмәтле булу аңа үз иманын ныгытырга, һичшиксез, булышкандыр.

Барлыкка китерелгән бар нәрсә Һабил иманына нык нигез салган

13 Һабил Йәһвә турында уйланыр өчен вакыт бүлеп куйган. Аның көтү көткәнен күз алдыңа китер. Көтүчегә күп йөрергә туры килә. Ул ямь-яшел чирәм, яхшы су култыкларын, ял итү өчен ышык урын эзләп, тыңлаучан көтүен таулар, үзәнлекләр, елгалар аша йөртә. Сарыкларга кеше җитәкчелеге һәм яклавы кирәк. Алар ярдәмгә иң мохтаҗ хайваннар булып күренә. Һабил дә үзеннән күпкә зирәгрәк һәм көчлерәк Аллаһының җитәкчелегенә, яклавына һәм кайгыртуына мохтаҗ икәнен аңлаганмы? Һичшиксез, дога кылып ул моның турында күп тапкыр әйткәндер. Нәтиҗәдә, аның иманы үсә барган.

14, 15. Йәһвәнең вәгъдәләре Һабилгә уйланыр өчен нинди «ризык» биргән?

14 Йәһвәнең вәгъдәләре. Адәм белән Хаува үз улларына Гадән бакчасында булган вакыйгалар һәм үзләренең аннан куып чыгарылуы хакында сөйләгәндер. Шуңа күрә Һабилнең уйланыр өчен бик күп «ризыгы» булган.

15 Йәһвә җиргә ләгънәт төшәчәк дип вәгъдә иткән булган. Һәм Һабил бу сүзләрнең үтәлешен — чәнечкеле үсемлекләрне һәм шайтан таягын — үз күзләре белән күреп торган. Йәһвә шулай ук Хаува йөкле булганда һәм бала тудырганда газап чигәчәк дигән булган. Һабилнең бертуганнары дөньяга килгәндә, ул бу сүзләрнең дә үтәлешен күргән. Аллаһы Хауваның күңеле иренә тартылыр, ә Адәм аның өстеннән хакимлек итәчәк дигән булган. Һабил үз әтисе белән әнисенең тормышыннан бу сүзләрнең дә дөреслеген күреп торган. Әйе, Йәһвә әйткән һәр нәрсә төгәл үтәлеп барган, һәм Һабил моңа шаһит булган. Шуңа күрә аның Гадәндә башланган бар хаталарны төзәтәчәк «токым» турындагы Аллаһының вәгъдәсенә ышаныр өчен җитди сәбәпләре булган (Ярат. 3:15—19).

16, 17. Һабил керубимнәрдән үзе өчен нинди үрнәк ала алган?

16 Йәһвәнең хезмәтчеләре. Һабил үзенә үрнәк алырлык кеше тапмаган, ләкин ул вакытта җирдә бүтән акыллы затлар да яшәгән. Адәм белән Хаува бакчадан куылгач, Йәһвә, алар үзләре дә, балалары да җирдәге оҗмахка кермәсен өчен, чаралар күргән булган. Бакчага керү юлын саклар өчен, Йәһвә әйләнмәле, утлы йөзле кылыч һәм, сакчылар итеп, югары дәрәҗәле фәрештәләрне — керубимнәрне куйган. (Яратылыш 3:24 укы.)

17 Һабилнең малай чагында бу керубимнәрне күзәтеп торганда кичергән хисләрен күз алдыңа китер. Алар кеше тәнендә булганга күрә, Һабил аларның бик көчле икәннәрен күреп торган. Әйләнмәле утлы йөзле «кылыч» та аңарда курку-хөрмәт уяткан. Бу керубимнәр, бер урында басып тору күңелсез булганга, үз урыннарын калдырганнармы? Юк. Һабил моңа да игътибар иткән. Көннәр, еллар, дистәләгән еллар үткән, ләкин бу акыллы, көчле затлар шул билгеләнгән урыннарында басып торганнар. Шулай итеп Һабил Йәһвәнең тугры тәкъва хезмәтчеләре бар икәнен белгән. Шул керубимнәр ярдәмендә ул Йәһвәгә тугры һәм тыңлаучан булу нәрсәне аңлата икәнен белгән. Аның гаиләсендә андый сыйфатлар күрсәткән кеше булмаса да, һичшиксез, фәрештәләр үрнәге аның иманын ныгыткан.

Гомере буе Һабил керубимнәрне — Йәһвәнең тугры һәм тыңлаучан хезмәтчеләрен күреп торган

18. Бүген иманыбызны ныгытыр өчен нинди чыганаклар бар?

18 Шулай итеп, Йәһвә үзенең нинди Зат икәнен барлыкка китергән нәрсәләре, вәгъдәләре һәм үз хезмәтчеләренең мисаллары аша күрсәткән. Боларның барысын күреп, Һабил уйланган, һәм аның иманы ныгый барган. Шулай итеп ул безгә «сөйли» дип әйтеп була. Аның үрнәге аеруча яшьләр өчен файдалы булыр, чөнки Һабил шуны күрсәткән: гаиләңдә Йәһвә Аллаһыга карата чын иман үстерергә булышучы үрнәк булмаса да, андый иманны үстереп була. Бүген без дә тирә-яктагы барлыкка китерелгән гаҗәеп нәрсәләргә карап, тулы Изге Язмалар китабы һәм иман итүче күп кенә кешеләрнең үрнәкләре ярдәмендә үз иманыбызны ныгыта алабыз.

Һабилнең корбаны аерылып торган

19. Вакыт узу белән Һабил нәрсә аңлаган?

19 Һабилнең Йәһвәгә карата иманы үсә барган саен, аның үз иманын эшләре аша күрсәтергә теләге дә көчәя барган. Әмма кеше галәмне Барлыкка Китерүчегә нәрсә бирә алсын инде? Әлбәттә, Аллаһы кешеләрнең берәр бүләгенә яки ярдәменә мохтаҗ түгел. Ләкин Һабил шуны аңлаган: ул Йәһвәгә иң яхшысын бирсә һәм моны дөрес теләкләрдән чыгып эшләсә, аның күктәге яратучы Атасы сөенәчәк.

Һабил, Йәһвәгә иман иткәнгә, корбан китергән, ә Кабил Йәһвәгә иман итмәгән

20, 21. Кабил белән Һабил корбан итеп нәрсә китергән, һәм Аллаһы нинди җавап биргән?

20 Һабил корбан итеп китерер өчен үз көтүеннән берничә сарыкны әзерләгән. Ул үз көтүеннән иң яхшыларын, беренче булып туганнарын сайлап, аларның, үзе уйлаганча, иң яхшы өлешләрен корбанга китергән. Ул вакытта абыйсы Кабил дә, Аллаһы фатихасын һәм илтифатын алыр өчен, үз уңышын корбан итеп әзерләгән. Ләкин аның мотивлары Һабилнеке кебек булмаган, һәм бу алар үз корбаннарын китергәч күренгән.

21 Адәмнең ике улы да үз бүләкләрен мәзбәхтә утта яндырганнардыр, һәм моны керубимнәр — ул вакытта Йәһвәнең җирдәге бердәнбер вәкилләре дә күреп торгандыр. Шунда Йәһвә җавап биргән! Изге Язмаларда: «Йәһвә Һабилне хуплады һәм аның корбанын кабул итте»,— диелә (Ярат. 4:4). Аллаһы үз хуплавын ничек белдергән? Бу өзектә моның турында бернәрсә дә әйтелми.

22, 23. Ни өчен Йәһвә Һабилгә үз хуплавын белдергән?

22 Ни өчен Аллаһы Һабилне хуплаган? Бәлки, Һабилнең корбаны яхшырак булгандыр? Һабил тере хайванны корбанга китергән, һәм шул корбанның каны — тормышны символлаштыра торган кан түгелгән булган. Һабил андый корбан Аллаһы өчен никадәр кыйммәтле икәнен аңлаганмы? Күп гасырлар үткәч, Аллаһы кимчелексез сарык корбанының мисалы аша үзенең камил Улының — «Аллаһы Бәрәненең» — корбанга китереләчәген күрсәткән (Яхъя 1:29; Чыг. 12:5—7). Гаепсез Гайсәнең каны түгелергә тиеш булган. Ләкин боларның барысын Һабил, күрәсең, белмәгән һәм аңламаган.

23 Әмма без шуны төгәл беләбез: Һабил Йәһвәгә үзендә булганнарның иң яхшысын корбан итеп китергән. Йәһвә корбанны да кабул иткән, Һабилгә үз хуплавын да белдергән. Һабил андый корбанны Йәһвәне яратканга һәм аңа иман иткәнгә китергән.

24. а) Ни өчен Кабилнең корбаны начар булмаган дип әйтеп була? ә) Кабил бүгенге кешеләргә нәрсә белән охшаш?

24 Кабил турында әйткәндә, Йәһвә аны «хупламады һәм аның корбанын кабул итмәде» (Ярат. 4:5). Бәлки, аның корбаны начар булгандыр? Юк, чөнки соңрак Аллаһы җир булдырган нәрсәләрне корбанга китерергә рөхсәт иткән булган (Лев. 6:14, 15). Изге Язмаларда Кабилнең «эшләре явыз» булган дип әйтелә. (1 Яхъя 3:12 укы.) Кабил, күрәсең, иманны тышкы яктан күрсәтү дә җитәрлек дип уйлагандыр. Бүген дә күп кенә кеше шулай уйлый. Кабилнең иманы зәгыйфь булган һәм Йәһвәгә карата яратуы эчкерсез булмаган. Бу шунда ук аның эшләреннән күренгән.

25, 26. Йәһвә Кабилне кисәтеп нәрсә әйткән, әмма Кабил нәрсә эшләгән?

25 Кабил Йәһвәнең хуплавына ирешмәгәнен күргәч, Һабилдән үрнәк алырга тырышканмы? Юк. Ул үз энесенә ачы нәфрәт белән карый башлаган. Йәһвә Кабилнең йөрәктәге уйларын күргән һәм, сабырлык күрсәтеп, аның белән фикер алыша башлаган. Ул Кабилне аның уй-хисләре авыр гөнаһка алып бара дип кисәткән, һәм, Кабил үз тәртибен үзгәртсә, аны хуплаячак дип ышандырган (Ярат. 4:6, 7).

26 Кабил Аллаһының кисәтүен санга сукмаган. Ул энесен кырга чакырган. Һабил абыйсы аңа зыян китерер дип уйламаган. Анда Кабил Һабилгә ташланып, аны үтергән (Ярат. 4:8). Шулай итеп Һабил дини эзәрлекләүләрнең беренче корбаны булып киткән дип әйтеп була. Ул үлгән, ләкин Йәһвә аны онытмаган.

27. а) Ни өчен, бер дә шикләнмичә, Һабил терелтелгән булачак дип әйтеп була? ә) Беркөн Һабил белән очрашыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

27 Һабилнең каны гадел хөкем сорап, Йәһвә Аллаһыга «ялварган». Аллаһы явыз Кабилне җинаяте өчен җәзага тартып, гаделлек урнаштырган (Ярат. 4:9—12). Әйе, Һабилнең иманы турындагы хәбәр бүген дә безгә «сөйләп» тора. Аның гомере, аның замандашлары белән чагыштырганда, бик кыска — якынча бер гасыр булган. Шулай да ул Аллаһыны сөендереп яшәгән. Ул күктәге Атасы — Йәһвә аны ярата һәм хуплый икәнен белеп үлгән (Евр. 11:4). Һичшиксез, Йәһвә Һабилне үзенең чиксез хәтерендә саклый һәм аны җирдәге оҗмахта яшәр өчен терелтәчәк (Яхъя 5:28, 29). Син анда аның белән очрашырсыңмы? Һабилнең сөйләгәннәрен тыңлап, аның гаҗәеп иманыннан үрнәк алып яшәсәң, аның белән очрашырсың.

^ 5 абз. «Дөнья яратылган» дигән сүзләрдә орлык чәчү, ягъни нәселне дәвам итү дигән фикер яңгырый. Бу сүзләр белән беренче кешеләрнең балалары туган чор сурәтләнә. Ләкин ни өчен Гайсә, «дөнья яратылган» чор турында әйткәндә, беренче туган Кабилне түгел, ә Һабилне искә ала? Кабилнең кабул иткән карарлары һәм эшләре Йәһвәгә каршы фетнә күтәрүгә тиң булган; Кабил моны белә торып эшләгән. Үз ата-анасы сыман, Кабил дә йолып алынмас һәм терелтелмәс дип әйтү урынлы булыр.