6 НЧЫ СОРАУ
Яшьтәшләрнең басымына ничек каршы торырга?
СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?
Күз алдыңа китер: сыйныфташлары якынлашып килгән арада Маратның йөрәге бугазына килеп терәлә. Бу атнада алар аңа инде ике тапкыр тәмәке тартырга тәкъдим иткәннәр иде. Бу инде өченче тапкыр килүләре.
Беренчесе әйтә:
«Син кабат берүзеңме? Сине бер дустым белән таныштырыйм әле».
«Дустым» дигәнне ул аерым интонация белән һәм күз кысып әйтә. Шуннан соң ул кесәсеннән нәрсәдер чыгара да Маратка тоттырмакчы була.
Аның кулындагы тәмәкене күрүгә, Маратның йөрәге жу итеп куя.
— Юк,— дип әйтә Марат,— әйттем бит инде, мин...
— Син куркак мәллә?! — дип сүзен бүлә икенче егет.
— Юк! — дип кыюланып китә Марат.
Шунда шул егет, кулларын аның җилкәсенә салып, йомшак тавыш белән: «Алайса, мә, ал»,— дип тәкъдим итә.
Беренче егет тәмәкене Маратның битенә китереп: «Без беркемгә дә әйтмибез. Беркем дә белмәячәк»,— дип әйтә.
Марат урынында булсаң, син нәрсә әйтер идең?
ТУКТА ҺӘМ УЙЛАН!
Маратның сыйныфташлары нәрсә эшләгәннәрен чыннан да аңлыймы? Алар үзләре теләп тарта башлаганмы? Юктыр. Алар башкаларның тәэсиренә бирелгәндер. Һәм гадәттә шулай була да. Башкалардан калышмаска тырышып, алар агымга иярә.
Андый хәлгә очрасаң, яшьтәшләрнең басымына төрлечә каршы торып була. Ничек итеп?
-
1 АЛДАН КҮРӘ БЕЛ
Изге Язмаларда әйтелә: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә, ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).
Гадәттә, проблеманы алдан күреп була. Әйтик, син урамнан барганда алда тәмәке тартып торучы сыйныфташларыңны күрәсең, ди. Проблеманы абайлаганга, син аны хәл итә алырсың.
-
2 УЙЛА
Изге Язмаларда әйтелә: «Вөҗданыгыз саф булсын» (1 Петер 3:16).
Үз-үзеңнән сора: «Күпчелек артыннан иярсәм, ахыр чиктә мин үземне ничек хис итәчәкмен?» Әйе, син күпмедер вакытка яшьтәшләреңнең басымыннан азат булырсың. Әмма соңрак син үзеңне ничек хис итәрсең? Син, сыйныфташларыңның хуплавын алыр өчен генә, үз карашларыңны корбан итәргә әзерме? (Чыгыш 23:2).
-
3 САЙЛА
Изге Язмаларда әйтелә: «Зирәк кеше сак була» (Гыйбрәтле сүзләр 14:16).
Иртәме-соңмы безгә сайлау ясарга һәм сайлавыбызның җимешләрен татырга кирәк булыр. Изге Язмаларда дөрес сайлау ясаган Йосыф, Әюп һәм Гайсә кебек кешеләр турында әйтелә. Анда шулай ук начар сайлау ясаган Кабил, Исау һәм Яһүд Искариот искә алына. Ә син нинди сайлау ясарсың?
Изге Язмаларда: «Тугрылык белән эш ит»,— диелгән (Зәбур 37:3). Әгәр дә син берәр сайлауның нәтиҗәләре турында уйлангансың икән һәм ныклы карар кабул иткәнсең икән, үзең гаҗәпләнерсең: карашың турында әйтү җиңел булачак, һәм син моның фатихаларын күрми калмассың.
Борчылма, яшьтәшләреңә лекция укыйсы юк. Кайчак турыдан-туры: «Юк»,— дип әйтү дә җитәрлек. Я, карашыңны ачыграк аңлатыр өчен, болайрак әйтеп була:
-
«Юк, мин сезнең белән түгел!»
-
«Мин ул эшләрдә катнашмыйм!»
-
«Сез минем карашымны яхшы беләсез!»
Иң мөһиме: җавабыңны шунда ук һәм ышаныч белән әйтү. Шулай эшләсәң, яшьтәшләреңнең тиз бирешкәннәренә гаҗәпләнерсең!
МИННӘН КӨЛСӘЛӘР, НИШЛӘРГӘ?
Яшьтәшләрең синнән мыскыллап көлсәләр, нәрсә эшләп була? Әйтик, алар: «Син нәрсә, куркакмы?» — диләр. Яшьтәшләр тарафыннан андый басым киң таралган. Аларга ничек җавап кайтарып була. Ким дигәндә, ике вариант бар.
-
Мыскыллауны кабул итәргә («Син хаклы, мин куркам». Аннары кыска гына сәбәбен аңлат.)
-
Кешенең һөҗүмен аның үзенә юнәлтергә. Тәкъдимне ни өчен кире какканыңны аңлат, ә аннары кешене уйланырга чакыр. («Тәмәке тартмас өчен акылың җитәр дип уйлаган идем!»)
Яшьтәшләрең һаман да синнән көлеп торса, алардан китеп бар! Онытма: алар белән озаграк сөйләшкән саен, басым арта гына барыр. Ә аларны калдырып китсәң, аларның агымына иярергә теләмәгәнеңне күрсәтерсең.
Дөресен генә әйткәндә, яшьтәшләреңнең басымыннан бөтенләй качып китеп булмас. Шулай да син нәрсә эшләргә икәнен хәл итеп, карашларыңны әйтә һәм тормышыңны контроль астында тота аласың. Ахыр чиктә, син үзең сайлау ясыйсың! (Йошуа 24:15).