25 нче җыр
Шәкертлекне раслау
1. Мәсихчеләр юлында
Буйсыныйк бер әмергә —
Бу күктән килгән әмер:
Мәсихчә яратырга.
Мәсих безне яраткан:
Камил тормышын биргән.
Мәсихтән алып үрнәк
Шәкерт булуны күрсәт.
2. Чын мәхәббәт көчсезгә
Назлы ярдәмен бирә.
Ярату — бурычыбыз,
Хезмәттә кайтарабыз.
Андый яраткан дуслар
Табылмый бер җирдә дә.
Йөр мәхәббәт юлында —
Ул безне берләштерә.
(Рим. 13:8; 1 Көр. 13:8; Ягък. 2:8; 1 Яхъя 4:10, 11 не дә кара.)