41 нче җыр
Яшьлегеңдә Йәһвәгә хезмәт ит
1. Йәһвәгә кадерле кыз, егетләр.
Ул сезне, яшьләрне, нык ярата.
Сезгә ул күрсәтә мәхәббәтен,
Әти-әни, дуслар, безнең аша.
2. Сез әти-әнине хөрмәтләгез,
Талашу булмасын — көч куегыз.
Хупласа Аллаһы һәм кешеләр,
Бәхетле булачак яшьлегегез.
3. Йәһвәне истә тот яшьлегеңдә
Хакыйкатьне ярат, куй тырышлык.
Үзеңне багышлап, китерерсең
Йәһвәнең йөрәгенә зур шатлык.
(Мәд. 70:17; Ирм. елав. 3:27; Эфес. 6:1—3 не дә кара.)