110 НЧЫ ҖЫР
«Йәһвәнең шатлыгы»
-
1. Нык урнашты, без ап-ачык күрәбез,
Аллаһының Патшалыгы.
Без, тураеп, иман белән көтәбез
Хак Алланың коткаруын.
КУШЫМТА:
Йәһвә шатлыгы — ныгытмабыз ул.
Йөрәк Аны зурлап данлый,
Рәхмәт хисеннән җырлыйсыбыз килә,
Йәһвәне мактап, күңел ташый.
Йәһвә шатлыгы — ныгытмабыз ул,
Бөтен кеше моны белсен.
Аның куәте безне ныклы итә,
Бу алга таба шатлык бирсен!
-
2. Аллаһыга өмет белән карыйбыз,
Көч-куәте бөек аның.
Яңгыравык тавыш белән җырлыйбыз,
Шат авазлар яңгырасын!
КУШЫМТА:
Йәһвә шатлыгы — ныгытмабыз ул.
Йөрәк Аны зурлап данлый,
Рәхмәт хисеннән җырлыйсыбыз килә,
Йәһвәне мактап, күңел ташый.
Йәһвә шатлыгы — ныгытмабыз ул,
Бөтен кеше моны белсен.
Аның куәте безне ныклы итә,
Бу алга таба шатлык бирсен!
(1 Елъ. 16:27; Зәб. 112:4; Лүк 21:28; Яхъя 8:32 дә кара.)