113 НЧЕ ҖЫР
Тыныч-тату яшибез
-
1. Тынычлык-татулыкны
Ярата Йәһвә,
«Сугышлар юкка чыгар»,—
Дип вәгъдә итә.
Башкарыр моны тиздән
Патшабыз Гайсә,
Тынычлык урнаштырыр
Ул бөтен җирдә.
-
2. Кылычтан төрән ясап,
Сөңгене ваттык,
Укларны һәм җәяне
Без чәрдәкләдек.
Тынычлык булсын өчен,
Һәркем тырышсын.
Ярсулы, ачы сүзләр
Яңгырамасын.
-
3. Аллаһы тынычлыгы
Ул — чын фатиха.
Рухилык саклап, моңа
Ирешеп була.
Патшалык идарәсе
Йәһвәне данлар,
Тынычлык һәм иминлек
Җир йөзен каплар.
(Зәб. 46:9; Ишаг. 2:4; Ягък. 3:17, 18 дә кара.)