145 НЧЕ ҖЫР
Аллаһы вәгъдә иткән оҗмах
-
1. Без оҗмахта тиздән яшәрбез,
Үз вәгъдәсен Йәһвә үтәр:
Камиллеккә без ирешербез,
Кайгы, үлем үтеп китәр.
КУШЫМТА:
Иман күзе белән кара:
Алла сүзе чынга аша.
Җир оҗмахка әйләнәчәк.
Моны Мәсих башкарачак.
-
2. Үлгәннәрне каршы алырбыз,
Тереләчәк алар тиздән.
Гайсә әйткән: «Беркөн булырсың
Син оҗмахта минем белән».
КУШЫМТА:
Иман күзе белән кара:
Алла сүзе чынга аша.
Җир оҗмахка әйләнәчәк.
Моны Мәсих башкарачак.
-
3. Йәһвә Улы вәгъдә иткәнчә,
Яшәрбез мәңге оҗмахта.
Аллабызга рәхмәт җырларбыз.
Чын күңелдән аны макта!
КУШЫМТА:
Иман күзе белән кара:
Алла сүзе чынга аша.
Җир оҗмахка әйләнәчәк.
Моны Мәсих башкарачак.
(Мат. 5:5; 6:10; Яхъя 5:28, 29 да кара.)