Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәрьям тыйнак һәм тыңлаучан булган

Мәрьям тыйнак һәм тыңлаучан булган

Йөкләргә:

  1. 1. Беркөн тыйнак кыз Мәрьямгә

    Килде Йәһвә фәрештәсе.

    Бу Җәбраил, күктән төшеп,

    Аңа мөһим хәбәр әйтте:

    «Йәһвә сине сайлап алды

    Ир баланы тудырырга.

    Сиңа иңәр аның рухы;

    Курыкма: ул ярдәм итәр».

    КУШЫМТААЛДЫ:

    Мәрьям исә аның сүзләрен,

    Күңеленә салып, уйлады.

    КУШЫМТА:

    Мин тугры булырмын,

    Йәһвәне тыңлармын,

    Ул кушканнарны үтәгәндә.

    Мәрьямнән үрнәк алып, мин катнашырмын

    Аллаһы эшләрендә.

  2. 2. Мәрьям карынында бала

    Көннән-көнгә үсә барды.

    Йосыф, Аллаһыны тыңлап,

    Мәрьям белән өйләнеште.

    Йәһвә әйткән сүз үтәлде,

    Һәм Бәйтлеһем шәһәрендә

    Мәрьям үз баласын тапты,

    Аңа кушты исем: Гайсә.

    КУШЫМТААЛДЫ:

    Әти-әни улын үстерде,

    Гел аларны Гайсә тыңлады.

    КУШЫМТА:

    Мин тугры булырмын,

    Йәһвәне тыңлармын,

    Ул кушканнарны үтәгәндә.

    Мәрьямнән үрнәк алып, мин катнашырмын

    Аллаһы эшләрендә.

    КУШЫМТА:

    Мин тугры булырмын,

    Йәһвәне тыңлармын,

    Ул кушканнарны үтәгәндә.

    Мәрьямнән үрнәк алып, мин катнашырмын

    Аллаһы эшләрендә.