Син унике рәсүлнең исемнәрен беләсеңме?
Йөкләргә:
1. Гайсә җирдә булган чакта, яхшы дуслар тапкан.
Унике рәсүл дип аларны ул атаган.
Чирләрдән Гайсә савыктырган. Рәсүлләр моны күргән.
Аларның исемнәрен син беләсеңме яттан?
КУШЫМТА:
Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри,
Филип, Томас, Яһүд, Маттай,
Башка Ягъкуб, Шимун белән Фаддай,
Һәм онытмыйбыз: Бартолмай.
2. Унике рәсүл Гайсә белән йөргән.
Гайсәне тыңлап, алар күп вәгазьләгән.
Берсе тугры калмаган, ул хыянәт иткән.
Аларның исемнәрен без яхшы белик яттан.
КУШЫМТА:
Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри,
Филип, Томас, Яһүд, Маттай,
Башка Ягъкуб, Шимун белән Фаддай,
Һәм онытмыйбыз: Бартолмай.