136 җыр
Аллаһы Патшалыгы килсен!
-
Мәңгелектән Йәһвә Алла,
Син мәңгелек Патша.
Бирдең тәхетне Улыңа:
Ул идарә итә.
Туды Патшалык күкләрдә,
Идарә итсен бар җирдә.
КУШЫМТА:
Күкләр куаныгыз:
Котылу инде бик якын.
Без дога кылабыз:
«Патшалыгың килсен, килсен».
-
Шайтанның вакыты бик аз,
Моны без беләбез.
Яхшы көннәр киләчәген
Без ачык күрәбез.
Туды Патшалык күкләрдә,
Идарә итсен бар җирдә.
КУШЫМТА:
Күкләр куаныгыз:
Котылу инде бик якын.
Без дога кылабыз:
«Патшалыгың килсен, килсен».
-
Бар фәрештәләр шатлана,
Җырлый, сөенәләр.
Шайтаннан һәм ялганыннан
Инде азат күкләр.
Туды Патшалык күкләрдә,
Идарә итсен бар җирдә.
КУШЫМТА:
Күкләр куаныгыз:
Котылу инде бик якын.
Без дога кылабыз:
«Патшалыгың килсен, килсен».
(Дан. 2:34, 35; 2 Көр. 4:18 дә кара.)