Бүтән шикләнмим
Йөкләргә:
1. Ни өчен? Кайчан һәм кайда? Һәм нигә? — бетмәс шикләр...
Бу сораулар тынгы бирми: кая качыйм соң?
Алар җавапсыз.
Әмма дәлилләр табып, бүтән мин шикләнмәм.
Акылым аек, якты булсын өчен,
Мин дога кылам:
КУШЫМТА:
Төрле шикләр биләп алса,
Иманымны ныгыт, Йәһвә.
Шөбһә хисе мине басса,
Син тарат аны, сиңа гына таянам.
Иманымны
Ныгытырга
Булыш, зинһар.
2. Мин күрәм: ятьмәсен салган бөтен җирдә явыз Шайтан.
Кешеләр адашалар, алдыйлар, алданалар
Саташкан дөньяда.
Бу тозакларга эләкмәскә мин тырышам.
Йәһвәнең Сүзе дөрес юл күрсәтә,
Якты өмет бирә.
КУШЫМТА:
Төрле шикләр биләп алса,
Иманымны ныгыт, Йәһвә.
Шөбһә хисе мине басса,
Син тарат аны, сиңа гына таянам.
Иманымны
Ныгытырга
Булыш, зинһар.
КҮЧЕШ:
Изге Язманы укып, дәртләнермен,
Рухи энҗеләр казып табармын.
Дога кылганда, Аллаһым ишетә:
Иман үсә.
КУШЫМТА:
Төрле шикләр биләп алса,
Иманымны ныгыт, Йәһвә.
Шөбһә хисе мине басса,
Зинһар, тарат аны, сиңа таянам, и Аллам.
Иманымны
Ныгытырга
Булыш, Йәһвәм.
Шикләремне
Куам, куам,
Иман итәм.