Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең гаиләсендә

Йәһвәнең гаиләсендә

Йөкләргә:

  1. 1. Чын дусны табу җиңел түгел...

    Чын дус якында гел, ярдәм итә ул гел.

    Өметләнәм, табармын мин дусларымны,

    Алар миңа якын, гаилә сыман булыр.

  2. 2. Эзләнеп йөрдем мин, һәм, ниһаять,

    Чын дусларны таптым мин — Аллаһының халкын.

    Хыялым, күрәм, ул тормышка ашты:

    Мин инде өйдә — мин Йәһвәнең гаиләсендә.

    КҮЧЕШ:

    Хәзер минем кардәшләрем бар — зур гаиләм минем:

    Әтиләр, әниләрем, абый-апаларым.

    Яшебез, милләтебез төрле булса да,

    Без барыбыз да Йәһвәнең гаиләсендә.

  3. 3. Без яратабыз кардәшләрне

    Һәм бик тә кадерлибез бердәмлегебезне.

    Мәхәббәт көчле, ул нык берләштерә

    Барыбызны да Йәһвәнең гаиләсендә.

    КҮЧЕШ:

    Яшебез, милләтебез төрле булса да,

    Без барыбыз да Йәһвәнең гаиләсендә.

  4. 4. Йәһвә — Чын Дус ул, үзенә ул чакыра.

    Аның мәхәббәте нык, ул беркайчан сүнмәс.

    Алда мәңгелек тормыш безне көтә.

    Барыбыз булыйк Йәһвәнең гаиләсендә.

    Әйе, Йәһвәнең гаиләсендә,

    Гаиләдә,

    Гаиләдә.